Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кичә азнакайлылар өчен шугалак ачылды

Тимераякта шуарга яратучылар өчен агымдагы атнада Р.Ишкәев ял паркы стадионында шугалак ачылды. Шугалакны ачу тантанасында азнакайлыларга иң беренче котлау сүзен район башлыгы Марсель Шәйдуллин ирештерде. - Иң мөһиме шугалак буш тормасын. Биредә һәрвакыт шәһәрдәшләребезнең шат авазы гөрләсен, - диде район җитәкчесе. Көзге сыман боз бала-чага күңеленә аеруча хуш килде, алар,...

Тимераякта шуарга яратучылар өчен агымдагы атнада Р.Ишкәев ял паркы стадионында шугалак ачылды. Шугалакны ачу тантанасында азнакайлыларга иң беренче котлау сүзен район башлыгы Марсель Шәйдуллин ирештерде.

- Иң мөһиме шугалак буш тормасын. Биредә һәрвакыт шәһәрдәшләребезнең шат авазы гөрләсен, - диде район җитәкчесе.

Көзге сыман боз бала-чага күңеленә аеруча хуш килде, алар, белгечләр кебек, аның туңу ныклыгын һәм сыйфатын да тикшерделәр.

- Саф һавада гаиләбез белән тимераякта шуу мөмкинлеге тудырган җитәкчеләребезгә рәхмәт, - дип шатлыклары белән уртаклашты Әлфия Гәрәйшина. Биредә шулай ук тимераяклары булмаучылар, әмма шуарга теләүчеләр өчен аларны прокатка алу мөмкинлеге дә тудырылган.

фото сайттан http://aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кичә азнакайлылар өчен шугалак ачылды