Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киң күңелле Гүзәл

Табигатьтә кыш. Бөтен дөнья ап-ак. Шул аклыкка сөенеп, нәни улын һәм 3 кызын иярткән Гүзәл, уйлар дулкынында тирбәлеп, талгын гына эшкә атлый. Ә уйлары аның-үткәннәрдә. Тымытык авылында туып-үскән, шушы авыл мәктәбен тәмамлаган кыз, әти- әнисенең хәер-фатихасын алып, Бөгелмә педагогия училищесына юл тота. Аны тәмамлагач та, кайберәүләр кебек читтә бәхет эзләп...

Табигатьтә кыш. Бөтен дөнья ап-ак. Шул аклыкка сөенеп, нәни улын һәм 3 кызын иярткән Гүзәл, уйлар дулкынында тирбәлеп, талгын гына эшкә атлый. Ә уйлары аның-үткәннәрдә.

Тымытык авылында туып-үскән, шушы авыл мәктәбен тәмамлаган кыз, әти- әнисенең хәер-фатихасын алып, Бөгелмә педагогия училищесына юл тота. Аны тәмамлагач та, кайберәүләр кебек читтә бәхет эзләп йөрми, туган авылына кайтып, эшкә урнаша һәм авылдашы Фәрит белән 1995 елда гаилә кора. Бер-бер артлы тупырдап торган 3 кыз балалары дөньяга килә. Матур гына барган тормыш Гүзәлгә сынауларны бер-бер артлы яудыра башлый. Башта әтисе, аннан күп тә үтми әнисе вафат була. Авыр кайгылардан бераз күз ачыла төште дигәндә генә тагын бәхетсезлек-энесе Илшатның тормыш иптәше, 2 баланы ятим калдырып, фани дөньядан бакыйлыкка күчә. Тормыш кырыс булган саен кеше күңеле йомшаграк була диләр. Киң күңелле кеше башкаларның да гел яхшы ягын күрә. Ә Гүзәлдәге күңел киңлеге! Хәер, икесендә дә инде. Тормыш иптәше Фәритнең күңеле тар булса, 5 кеше яшәгән кечкенә генә өйгә тагын 2 баласы белән энесен дә сыйдыра алмас иде. Җитмәсә, шуның өстенә кайнатасы да вафат була. Ялгыз калган кайнанасын да, өе янгач, үзләренә алалар. Әле тормыш сынаулары моның белән генә бетмәгән икән, бу юлысы инде алдагыларыннан да иң ачысы- энесе Илшат мәңгелеккә күзен йома. Гаилә белән киңәшеп, аның балаларын үзләрендә калдырырга булалар. Әмма тормыш син дигәнчә генә бармый шул. Яшәү шартларын кысанлыкка санап, опека органнары бер генә баланы Әхмәтгәрәевләр гаиләсендә калдырырга карар чыгара. Шулай итеп, Айдар аларда кала, ә Әдиләне Гүзәлнең апасы Әлфия үз тәрбиясенә ала. Быел Айдарга 4 яшь тула.

Менә шулай бөтен якыннарын үзе янына җыеп, җылытып торучы учак булып яши Гүзәл Әнвәр кызы. Аның бу гамәлләре батырлыкка тиң.

Хатын-кызның ике бурычы бар. Ул гаилә башлыгының акыллы киңәшчесе икәнен белергә тиеш. Икенчесе-балаларына мәрхәмәтле ана булу. Йомшак сүзле, олы йөрәкле, киң күңелле ул безнең Гүзәлебез. Балалары һәрчак караулы, өс-башлары чиста, пөхтә. Мәктәптә укучы 3 кызы да уку алдынгылары. Айсылу белән Алсу, әниләренә охшап җыр-биюгә оста булсалар, Ләйлә-әтисе кебек гармунчы. Мәктәптәге бер генә кичә дә бу кызлардан башка узмый. Район күләмендә генә түгел, республика, Бөтенроссия конкурслары лауреатлары да алар.

Гаилә белән табигать кочагында еш булалар: бергәләп балык тотарга, җиләк, дару үләннәре җыярга яраталар, түгәрәк өстәл артында бәйрәмнәр уздыралар. Алма агачыннан ерак төшми. Балалар да әти-әниләренә ошап эшчән, тырыш, булдыклы булып үсәләр.

Мәктәптә дә Гүзәл Әнвәр кызын оста оештыручы, һәрьяклап талантлы, туры сүзле, киң күңелле, куелган максатына ирешүчән педагог булганы өчен хөрмәт итәбез.

Минзирә Шәймиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев