Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кешене эше данлый

Юбиляр Бу ел Зиннуровлар гаиләсе өчен истәлекле булды. Әле август аенда гына гаилә башлыгы, янгын хезмәтенең лаеклы ветераны Гомәр Ислам улы үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үткән иде. 21 октябрьдә инде тормыш иптәше Гәүһәр Габдулла кызы белән гаилә коруларының 35 еллыгын бәйрәм итәргә җыеналар. 1973 елда Тын океан флотында хезмәт...

Юбиляр

Бу ел Зиннуровлар гаиләсе өчен истәлекле булды. Әле август аенда гына гаилә башлыгы, янгын хезмәтенең лаеклы ветераны Гомәр Ислам улы үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үткән иде. 21 октябрьдә инде тормыш иптәше Гәүһәр Габдулла кызы белән гаилә коруларының 35 еллыгын бәйрәм итәргә җыеналар.

1973 елда Тын океан флотында хезмәт итеп кайтканнан соң, Чуашстанның Батыр районы Кызыл Чишмә авылы егете, запастагы баш старшина Зиннуров Казахстандагы Мангышлак ЭЭБнең янгын сүндерү частена хезмәткә урнаша. Тәүлеклек кизү торуыннан буш вакытларында буровойда бораулаучы ярдәмчесе булып эшли. Беренче сайлаган һөнәренә тугрылыклы калып, Свердловск шәһәрендәге янгын-техник училищесында махсус белем ала, хезмәт карьерасы буенча хәрбиләштерелгән янгын часте начальнигына кадәр үсә.

1994 елда гаилә Татарстанга - хатыны Гәүһәр Габдулла кызының туган ягына кайтырга карар кыла. Азнакайда ул 87нче янгын частенда янгын күзәтчелеге өлкән дәүләт инспекторы булып эшли башлый. Берничә елдан начальник урынбасары итеп билгеләнә. Хезмәт вакыты тулып, лаеклы ялга киткәнче, берничә ел дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеген җитәкли.

Янгын куркынычсызлыгы системасында кырык елдан артык эшләү дәверендә Гомәр Зиннуров "Намуслы хезмәте өчен" медаленең өч дәрәҗәсенә дә лаек була, "ЭЭМда бик яхшы хезмәте өчен" күкрәк билгесе, Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Үрнәк гаиләдә үскән балалар - уллары Замир техник фәннәр кандидаты, КДТУда укыта, КДУны ике кызыл дипломга тәмамлаган кызлары Эльвира Казандагы бер төзелеш фирмасында кадрлар бүлеге начальнигы урынбасары булып эшли.

Гомәр Ислам улы, ялга чыктым дип, кул кушырып утырырга өйрәнмәгән. 2007 елдан бирле ул "Азнакай "Нефтемаш" заводы" ААҖдә баш инженер урынбасары булып эшли. Безне - элекке хезмәттәшләрен дә онытмый. Янгын сүндерү частенда еш була, яшьләр белән үзенең бай тәҗрибәсен теләп уртаклаша.

Рәфис ЗАРИПОВ, Азнакай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев