Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кемгә нинди бүләк бирергә?

Хатын-кызларга... Биргән бүләкләрдән чыгып, ул үзенә карата булган мөнәсәбәтегезне аңлаячак. Шуңа күрә бүләкне бик уйлап сайларга, матурлап төрергә һәм мәхәббәтегезне ныгытырдай сүзләр язылган котлаунамә өстәп бирергә кирәк. Җир. Җиргә тартылып яшәүче туташ вә ханымнарга тормышчан әйберләр бүләк итү отышлырак. Мәсәлән, зәвык белән ясалган чәчәк вазалары, бизәкле тәлинкәләр; Ут. Наполеонча зур...

Хатын-кызларга...
Биргән бүләкләрдән чыгып, ул үзенә карата булган мөнәсәбәтегезне аңлаячак. Шуңа күрә бүләкне бик уйлап сайларга, матурлап төрергә һәм мәхәббәтегезне ныгытырдай сүзләр язылган котлаунамә өстәп бирергә кирәк.
Җир. Җиргә тартылып яшәүче туташ вә ханымнарга тормышчан әйберләр бүләк итү отышлырак. Мәсәлән, зәвык белән ясалган чәчәк вазалары, бизәкле тәлинкәләр;
Ут. Наполеонча зур планнар белән яшәүче әлеге гүзәл затларның вак-төяккә вакытлары калмый. Аларга җан җылытырдай, интерьерны бизәрдәй ачкычлар тартмачыгы, бизәкле мендәрләр, төрледән-төрле сувенирлар бик шәп бүләк булачак;
Һава. Һава билгесе кешеләре сирәк очрый торган үзенчәлекле әйберләрне бик яраталар. Мисал өчен, сәгать, фотосурәт кысасы, чәчәк вазасы менә дигән бүләк була ала. Әгәр сөеклегезгә бәһале косметика бүләк итсәгез, ул бик канәгать калачак:
Су. Болар - искиткеч сөйкемле чибәркәйләр, өстәвенә, уңган-булган хуҗабикәләр дә. Алар савыт-саба, нәфис исле хушбуй, уенчык кебек бүләкләргә куаначак.
Ир-егетләргә...
Ул үзенең сезгә карата булган серле ниятләрен аңларсыз дип уйлый. Шуңа күрә ир-егеткә бүләк сайлауга бик җитди килү сорала. Аның өчен бүләкнең моделе дә, үлчәме дә бик мөһим.
Җир. Аларга өйдәге татулык, уңайлык бик ошый. Фотосурәт кысасы, матур плед, борынгы стильдәге сәгать, бизәкле чынаяк - сезнең кайгыртучанлыкны дәлилләүче бүләк булачак;
Ут. Яхшы музыка, матур төнге лампа, бәйрәм шәмнәре җыелмасы - Яңа ел төнендә аны бәхетле итәчәк бүләкләр;
Һава. Бу ир-ат затлары тормыш күркәмлекләрен хуп күрәләр. Мәсәлән, ваннада юынып чыккач сөртенергә йомшак сөлге, җылы халат, зәвыклы галстук кебек бүләкләр аларны бик сөендерәчәк;
Су. Әлеге төр ир-егетләргә хуш исле одеколон, үзенчәлекле ут кабызгыч, кечкенә радиоалгыч, штопорлар җыелмасы сихри төштән килгән бүләк булачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кемгә нинди бүләк бирергә?