Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Күңелләрне язга ачтык
Узган җомгада Буралы авылында Нәүрүз бәйрәме узды. Авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда учак дөрләде, тәмле исләрен бөркеп, казанда - пылау, табада тәбикмәк пеште. Буралыларны бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Темирбулатова, Чубар Абдул җирлеге башлыгы Нияз Фәтхетдинов тәбрикләде. Алар бүген алган көч-куәтнең, бәйрәм рухының ел...
Узган җомгада Буралы авылында Нәүрүз бәйрәме узды.
Авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда учак дөрләде, тәмле исләрен бөркеп, казанда - пылау, табада тәбикмәк пеште.
Буралыларны бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Темирбулатова, Чубар Абдул җирлеге башлыгы Нияз Фәтхетдинов тәбрикләде. Алар бүген алган көч-куәтнең, бәйрәм рухының ел дәвамына җитүен, муллык һәм ил-көнгә тынычлык теләде.
Авыл халкына район-шәһәр Мәдәният йорты каршындагы "Юлдаш" агитбригадасы, Атлас Хуҗин җитәкчелегендәге тальянчылар ансамбле, Буралының үз үзешчәннәре - "Сердәш" ветераннар ансамбле, укучылар җыр-моңнарын бүләк итте.
-Мондый бәйрәмнәр авылыбызда еш була, халык бик яратып катнаша. Аларны үткәрүдә эшмәкәрләребезнең ярдәме зур, - ди Буралы авылы мәдәният йорты директоры Ләйсән Зарипова.
Аның кул астында "Сердәш"леләр башлап йөри мондый чараларда. Бүген дә бөтерчектәй бөтерелделәр. Менә Нәүрүзгә дә матур табын корганнар, олысы-кечесе саф һавада пешкән ризыклардан авыз итте.
95 яшен тутыручы Мөнәвәрә апа Мөхәммәдиева бу тамашага сокланып:
-Элеккегә караганда хәзер тормыш күпкә матур, - дип шөкер кылып утыра. Ул шулай бер бәйрәмнән дә калмый икән.
Мөгаен, иң кызыгы - карачкының янып җилгә очуы булгандыр. Бу - буралыларның кыш белән хушлашуы, күңелләрен язга киереп ачулары иде.
Резеда Шәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев