Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кечкенәдән белеп үссеннәр

Сабыйлар белән бәйле юл-транспорт имгәнүләре - җитди проблемаларның берсе булып кала бирә. Бәхетсезлек очракларының күбесе аларның юлдагы хәлләрне алдан бәяли белмәве, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозучы әти-әниләренең дөрес булмаган гамәлләрен кабатларга тырышудан килеп чыга. Балаларда юл йөрү кагыйдәләре күнекмәләрен тәрбияләү, башлыча, мәктәпкәчә учреждениеләрдә һәм гаиләдә башкарыла. Үз сабыйларының сәламәтлеге турында, беренче чиратта,...

Сабыйлар белән бәйле юл-транспорт имгәнүләре - җитди проблемаларның берсе булып кала бирә.

Бәхетсезлек очракларының күбесе аларның юлдагы хәлләрне алдан бәяли белмәве, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозучы әти-әниләренең дөрес булмаган гамәлләрен кабатларга тырышудан килеп чыга.

Балаларда юл йөрү кагыйдәләре күнекмәләрен тәрбияләү, башлыча, мәктәпкәчә учреждениеләрдә һәм гаиләдә башкарыла. Үз сабыйларының сәламәтлеге турында, беренче чиратта, нәкъ менә гаиләдә кайгыртырга тиешләр. 9 нчы бакча коллективы, балаларын юл йөрү кагыйдәләренә тиешле дәрәҗәдә өйрәтсен, аларда юл йөрү культурасын тәрбияләсен өчен, әти-әниләр белән планлы эш алып бара.

Максатчан чаралар үзенең уңай нәтиҗәләрен озак көттерми. Бездә тәрбияләнүче балалар белән соңгы ун елда бер генә юл-транспорт вакыйгасы да булмавы шуны сөйли. Бакча коллективы районда уздырылган "Яшел ут" конкурсында берничә тапкыр призлы урынга лаек булды. Юл-транспорт имгәнүен булдырмау буенча кисәтү акцияләрендә катнашып, дипломнар һәм грамоталар алды. ЮХИДИ хезмәткәрләре, ата-аналар белән берлектә уздырыла торган әлеге чараларның уңышлы булуы педагогларның һөнәри осталыгына да нык бәйле.

Балалар гомерен саклау буенча уртак мөһим эш башкаруыбызны аңлап, ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рафаил Шәрәфиев бакчага һәрьяклы ярдәм күрсәтеп тора. Балаларның алган белемнәре ныграк үзләшсен өчен, пропаганда буенча инспектор Илдар Исхаков алар белән сөйләшүләр, гамәли биремнәр уздыра.

Бакчада кулланма әдәдият, төрле уеннар, күргәзмә материаллар, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне җиңеләйтү буенча стенд-тренажеры булган ПДД бүлмәсе җиһазландырылды. Аның матди-техник базасын ныгытуда ТРның юл йөрү куркынычсызлыгы программасын финанслау дирекциясе, аның җирле бүлеге җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллинаның ярдәме зур.

Юл йөрү үзенчәлекләренә кызыксыну артсын өчен, балалар белән "Кызыл, сары, яшел", "ПДД белгече" һәм башка конкурслар, викториналар уздырыла.

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча уздырылган иң истә калырлык акцияләрнең берсе 19 апрель көнне Россия ЭЭМның ТР буенча ЮХИДИ Идарәсе баш автоинспекторы Рифкат Миңнеханов катнашында узды. Ул балалар белән аралашты, аларга юл хәрәкәте куркынычсызлыгы белән бәйле төрле сораулар бирде. Р.Миңнеханов коллектив эшен "бик яхшы"га бәяләде һәм автокласс алу өчен сертификат тапшырды.

Республиканың баш автоинспекторы белән очрашу, аралашу балалар күңелендә онытылмаслык истәлек булып калды. Чөнки мондый бәхет шәһәрнең бөтен балаларына да тимәде шул.

Альбина СӨНӘГАТОВА, бакча мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев