Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кечкенә хуҗалыкның зур эшләре

Җомга көнне хисап җыелышы "Мөстәкыймов ис." ҖЧҖдә булды. Хуҗалык җитәкчесе Рафаэль Шәфыйгуллин җәмгыятьнең узган елга эш нәтиҗәләре һәм алга бурычлар турында тирән анализлы доклад белән чыкты. Мәндәйлеләр узган ел гектарыннан уртача 29 центнер уңыш җыйнап алганнар, район буенча дүртенче урында баралар. Малларны кышлату чорына 14013 ц. азык берәмлеге хәзерләнгән, бу...

Җомга көнне хисап җыелышы "Мөстәкыймов ис." ҖЧҖдә булды. Хуҗалык җитәкчесе Рафаэль Шәфыйгуллин җәмгыятьнең узган елга эш нәтиҗәләре һәм алга бурычлар турында тирән анализлы доклад белән чыкты. Мәндәйлеләр узган ел гектарыннан уртача 29 центнер уңыш җыйнап алганнар, район буенча дүртенче урында баралар. Малларны кышлату чорына 14013 ц. азык берәмлеге хәзерләнгән, бу бер баш шартлы терлеккә 33,6 центнер дигән сүз.

Хуҗалык терлекчелек өлкәсендә дә сынатмый. Узган ел азагына мөгезле эре терлекләрне 75кә арттырып, 570 башка җиткергәннәр. Хуҗалык елында 196 баш бозау алынган. Барлыгы 7824 центнер сөт җитештерелгән. Бер сыерга 4602 кг. Алдагы ел белән чагыштырганда шактый күбрәк. Дәүләткә тапшырылган сөт сыйфатлы булгач, бәясе дә яхшы. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, хуҗалыкта акча кеременең күпчелек өлеше нәкъ менә сөттән кергән. Барлык керемнең 66 проценты терлекчелектән кергән акча. Мәндәйлеләрнең терлек ите җитештерүдә дә уңышлары куанычлы. 728 центнер ит тапшырылган. Узган елдан 241 центнерга күбрәк. Уртача тәүлеклек үсеш 640 грамм тәшкил итә.

Хуҗалык җитәкчесе алда торган бурычларга тукталып, агротехник таләпләргә туры килгән яхшы сыйфатлы орлык чәчү, үстергән игеннәрне югалтусыз җыеп алу, ягулык-майлау материалларын сак тотарга кирәклегенә басым ясады. Терлекчелек тармагында сөтне югары сорт белән тапшырганда һәм малларның баш санын саклап калганда гына киләчәкнең өметле буласын ассызыклады. Фермаларда сөтүткәргечләр төзү, танк-суыткычлар кую таләп ителә.

Рафаэль Гамбәр улы ирешкән уңышларның нигезендә хуҗалык хезмәткәрләренең, ветераннар һәм укучыларның да фидакарь хезмәте ятуын әйтеп узды. Аларның һәммәсенә исемләп рәхмәтен җиткерде. Шулай ук җирле хакимият җитәкчеләре, нефтьчеләр, район башлыгы Марсель Шәйдуллин ярдәме белән "Агроидея" аша 1047 меңлек техника алынуын, ферма территориясенә 400 метр бетон юл салынуын һәм башка төр эшлекле ярдәм булуын билгеләп үтте, барлык авыл халкы исеменнән олы рәхмәтен белдерде.

Җыелыштагылар авыл биләмәсендә узган елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча Чубар Абдул җирлеге башлыгы Нияз Фәтхетдинов чыгышын тыңлады. Соңгы елларда авылда матур үзгәрешләр күз алдында. Су линиясенә ремонт ясалып, авыл халкы сулы булган. Шулай ук Мәдәният йортына капиталь ремонт ясалган, урам юллары төзекләнгән, янгын депосы сафка баскан.

Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Фәнис Шәрәфиев хуҗалык кечкенә генә булса да, ирешкән уңышларының югары булуын ассызыклады. Мәндәйлеләр эшче көчләрне читтән алмаган, җитәкчеләре һәм тармак белгечләре дә яшь һәм энергиялеләр.

Азнакай район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин мәндәйлеләрне район күләмендә ирешкән уңышлар, алда торган бурычлар белән таныштырып үтте һәм бер төркем алдынгыларга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Җыелыш хөрмәтләүләргә бай булды. Өлкән буын "Районның 80 еллыгы", "Ветераннар советының 40 еллыгы" юбилей медальләренә, эш нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган терлекчеләр сертификатларга ия булды. Район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Әхмәтшин да бүләкләр белән килгән. Бу көнне "Мөстәкыймов ис." ҖЧҖ хезмәткәрләре гыйнвар ае өчен хезмәт хакы алды.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кечкенә хуҗалыкның зур эшләре