Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кечкенә дә төш кенә

Һөнәри осталык конкурсы призерлары Артур Хәйруллин һәм Айдар Закиров бүләкләү тантанасы вакытында "Главнефтегазстройсервис" идарә итү компаниясенең бер подразделениесе булган "Актүбә төзү-монтаж идарәсе" ҖЧҖ хәзерге вакытта районда торак йортлар төзү белән шөгыльләнүче бердән-бер предприятие. Бүгенге көндә ташчылар Азнакай шәһәренең көньяк-көнчыгышындагы "Б" микрорайонында биш катлы, туксан фатирлы йорт бинасын төзеп бетереп киләләр....

Һөнәри осталык конкурсы призерлары Артур Хәйруллин һәм Айдар Закиров бүләкләү тантанасы вакытында

"Главнефтегазстройсервис" идарә итү компаниясенең бер подразделениесе булган "Актүбә төзү-монтаж идарәсе" ҖЧҖ хәзерге вакытта районда торак йортлар төзү белән шөгыльләнүче бердән-бер предприятие. Бүгенге көндә ташчылар Азнакай шәһәренең көньяк-көнчыгышындагы "Б" микрорайонында биш катлы, туксан фатирлы йорт бинасын төзеп бетереп киләләр.

Эшләүчеләр саны буенча чагыштырмача зур булмаган коллектив (анда нибары иллеләп кеше эшли) идарә итү компаниясенең республика һәм аннан читтәге өлкәләрдәге заказларын да үти, үзебезнең район объектларында да төзелеш эшләрен алып барырга өлгерә. Төзүчеләр узган ел Актүбә бистәсендә утыз фатирлы ике, быел бер йорт төзеп тапшырдылар.

Идарә ташчылары арасыннан биш кешенең берсе яшь эшче булуы коллективның киләчәге өчен өмет уята. Алар тәҗрибәле өлкән хезмәттәшләреннән калышмый, киресенчә, уздырып та җибәрәләр. Әйтик, күптән түгел генә үткәрелгән һөнәри осталык конкурсында Нәфис Баһманов һәм Рафаэль Мостафин җитәкләгән бригадалардан яшь ташчылар Артур Хәйруллин белән Айдар Закиров, бер пар булып эшләп, ярышта катнашкан биш звено арасында икенче урынны яуладылар.

- Төзелешкә Азнакайдагы 89нчы һөнәр лицеен тәмамлаганнан соң, моннан нәкъ алты ел элек килдем, - ди Артур. - Биредәге эш шартлары миңа ошый. Хезмәт хакын вакытында алабыз. Ял итү өчен дә мөмкинлекләр тудырылган. Эш юк дип, вакытларын бушка уздырып йөргән яшьтәшләремә әйтер сүзем шул: ташчы һөнәреннән курыкмагыз, яшьлегегезне заяга уздырмагыз. Килегез безгә, үкенмәссез!

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев