Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көчле рухлылар

«Кашыкчылар» ансамбле Узган җомгада район һәм шәһәр Мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне кайгырту декадасын ачу чарасы булды. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов авырлыкка дучар булган, мөмкинлекләре чикләнгән якташларыбызга изге теләкләрен җиткерде, аларның сәламәт кешеләр дә көнләшерлек тулы тормыш рәвеше алып баруларына соклану белдерде. Көчле рухлылар үрнәге булып торган спорт...

«Кашыкчылар» ансамбле

Узган җомгада район һәм шәһәр Мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне кайгырту декадасын ачу чарасы булды.

Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов авырлыкка дучар булган, мөмкинлекләре чикләнгән якташларыбызга изге теләкләрен җиткерде, аларның сәламәт кешеләр дә көнләшерлек тулы тормыш рәвеше алып баруларына соклану белдерде. Көчле рухлылар үрнәге булып торган спорт ярышларында, үзешчән сәнгать чараларында, җәмәгать эшләрендә актив катнашучыларга бүләкләр, район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Әйе, алар арасында тормышларын чын батырлык дип атарга тулы хакыбыз булган кешеләр шактый. Шундыйларның берсе - Гамбәр Зарипов. Кечкенәдән үк тракторчы булырга хыялланып үскән Гамбәр уйламаганда фаҗигагә тарый. Ләкин бу гына аның хыялларын җимерә алмый. Егет торакторчы таныклыгы ала һәм гомере буена тимер атыннан төшми. «Якыннан белмәгәннәр аның аягында протез булуын искәрмәде дә, - ди актүбәле буларак, Зариповны яхшы белгән халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Газинур Газизов. - «Актүбә» совхозында эшләү чорында ул иң алдынгы тракторчыларның берсе булды». Г. Зарипов гаилә башлыгы буларак та һәркемгә үрнәк. Тормыш иптәше белән алар 4 кыз үстергәннәр.

Ә инде Сәхия Хәбибуллина бәйләгән киемнәрне күрсәткәндә зал «аһ» итте. Аларның күплеге, матурлыгына хәйран калмалы. Бу кулларда машина җитезлеге бардыр. Я, кайсы хатын-кыз берүзе менә дигән йорт салып керә, машина йөртә, үзенең шәхси кибетен ача ала әле!? «Мин эш юк, яшәргә акча юк, - дип зарланган сәламәт кешеләргә Сәхияне мисалга китерәм, - диде котлау сүзендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Темирбулатова. - Коляскада йөрүче бу ханымның ихтыяр көченә, тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел.»

Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында җырга-моңга гашыйклар да бихисап. Тамашачы төрле ярышларда әледән-әле призлы урыннарны алып килүче «Кашыкчылар» ансамбле чыгышын, бер-берсен табып матур гаилә корып җибәргән Гүзәл һәм Валерий Ильясовларның гармунда татар моңнарын уйнавын (Гүзәл искиткеч моңлы итеп җырлый да икән), теләсә нинди музыка коралында «сиптерүче» Илдус Кашаповның курайда уйнавын, Рәйсә Шәйдуллина, Иркәгөлнең һәм башкаларның җырлавын көчле алкышларга күмде. Концертны «Хәтирә» һәм «Калинушка» ансамбльләре, район үзешчәннәре чыгышлары тулыландырды. Районның социаль яклау идарәсе, Мәдәният йорты, инвалидлар җәмгыяте, иганәчеләр һәм башкалар ярдәмендә оештырылган әлеге чара чын мәгънәсендә елата да, уйландыра да торган бәйрәм булды. Нинди генә авыр шартларда да кешенең чын Кеше булып калырга мөмкинлеген раслады.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев