Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күчкәй тавы микрорайоны калкыр

28 апрельдә район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Утырышта район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов, катнашты. Аны район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. Утырышта өч һәм күбрәк балалары булган гражданнарга җир участоклары бирү һәм яңа оешкан микрорайонны, аның урамнарын...

28 апрельдә район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Утырышта район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов, катнашты. Аны район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды.

Утырышта өч һәм күбрәк балалары булган гражданнарга җир участоклары бирү һәм яңа оешкан микрорайонны, аның урамнарын атау турындагы мәсьәлә каралды.

Мәгълүм булганча, шәһәрнең төньягында Сабантуй мәйданы ягыннан күп балалы гаиләләргә шәхси йорт төзелеше өчен бушлай җир участоклары биреләчәк. Районда барлыгы шундый 522 гаилә бар. Бүгенге көндә 261 гаиләдән гариза кергән. Җир участоклары бирүнең үз закончалыклары бар. Әйтик, балаларның балигъ булмавы шарт, әти-әни хокукыннан мәхрүм ителгәннәр ул хокуктан файдалана алмый, гаиләләрнең даими пропискасы булырга тиеш һәм башкалар. Депутатлар гаиләләр җир алып та, төзелешне озакка сузмаслармы дигән шик тә белдерделәр һәм төзелеш өчен 3 ел вакыт бирергә кирәк дигән тәкъдим керттеләр.

Микрорайон һәм урам исемнәре турында фикер алышканда кайбер депутатлар аның исемен «Сабантуй» дип атау тәкъдиме белән дә чыктылар. Тавышка куйганнан соң, күпчелек тавыш белән Күчкәй тау исемен билгеләү турында карар кабул ителде. Урамнарга тәкъдим ителгән исемнәрдән Урман яны, Бәхетле, Сабантуй, Спорт, Аккош, Күчкәй тау исемнәре хупланды.

Депутатлар «Азнакай районы авыл хуҗалыгы үсеше» максатчан программасына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләне карадылар. Әлеге үзгәрешләр нигезендә хуҗалыгында 3 баш һәм аннан күбрәк савым сыеры булганнарга да ярдәм күрсәтү максатыннан район бюджеты хисабыннан сыер саву аппаратлары биреләчәк. Элек 5 баш сыерлары булганнарга гына мондый ярдәм күрсәтелә иде.

Утырышта Азнакай муниципаль районы «Контроль-счет палатасы» казна учреҗдениесе рәисе турындагы мәсьәлә каралды. Аның рәисе итеп бертавыштан югары белемле, моңа кадәр ревизор, бухгалтер, икътисадчы белгечлекләре буенча эшләгән Наталья Сәлимованы билгеләделәр.

Утырышта башка төрле мәсьәләләр дә каралды һәм тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев