Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көч-дәрман бар әле!

"Ворошилов укчысы" дигән дәрәҗәле исем алу һәм күкрәк билгесе йөртү турында 30нчы-40нчы елларда үскән һәр егет хыяллангандыр ул! Моннан 9 ел элек район ветераннар советы, беренче мәртәбә өлкәннәр арасында винтовкадан ату буенча ярыш оештырганда, бу бәйгегә нәкъ менә "Ворошилов укчысы" дигән исем биреп, ялгышмаган. Чөнки өлкәннәрнең яшьлеге хатирәсе дә, бүгенге...

"Ворошилов укчысы" дигән дәрәҗәле исем алу һәм күкрәк билгесе йөртү турында 30нчы-40нчы елларда үскән һәр егет хыяллангандыр ул!

Моннан 9 ел элек район ветераннар советы, беренче мәртәбә өлкәннәр арасында винтовкадан ату буенча ярыш оештырганда, бу бәйгегә нәкъ менә "Ворошилов укчысы" дигән исем биреп, ялгышмаган. Чөнки өлкәннәрнең яшьлеге хатирәсе дә, бүгенге үсмерләргә үрнәк күрсәтү һәм аларны патриотлар, чын егетләр итеп тәрбияләү чарасы да бу. Дөрес, ул елларда ярышларда катнашкан фронтовикларның хәзер күбесе юк инде. Әмма сафта калганнары да кайбер егетләрнең борынына чиртерлек!

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 19 февральдә якташыбыз, генерал-майор Фатыйх Булатов истәлегенә пневматик винтовкадан ату буенча шәһәребезнең һөнәр лицее базасында үткәрелгән ярышта Бөек Ватан сугышы ветераны, 87нче яше белән баручы Идрис абый Кәримов быел да беренчелекне бирмәде. Мишеньгә өч атуның икесендә унлыкка, берсендә тугызлыкка тиде! Менә бу ичмасам осталык! Көч-дәрман бар әле!

- Мин армиядә снайпер идем. Милициядә эшләгән чакта гел Казанга ярышларга йөртәләр иде. Хәзер инде даими күнегүләр юк. Елга бер шушы ярышка килгәч атам, - диде ул гаҗәпләнүле сорауларыма җавап итеп.

Хезмәт ветераннары арасында, шулай ук 30 мөмкинлектән 29 очко җыеп, Югары Стәрле авылы ветераннар советы рәисе Миннесәгыйт Хәбибуллин җиңде. Ул заманында Германиядә хезмәт иткән, төз атарга шунда өйрәнгән. Бу төркемдә чыгыш ясаган Мөнир Вәлиев һәм Рәйхан Асылов җиңүчедән азга гына калышты. Ә фронтовиклар арасында призлы урыннарга Иван Енин һәм Мөбәрак Хәсәншин лаек булды.

Ярышта 50дән артык пенсионер көч сынашты. Бәйгене, һәр елдагыча, район ветераннар советы һәм РОСТО (ДОСААФ)ның Азнакайдагы оешмасы бергәләп оештырды. Спорт залының хуҗалары - 89нчы һөнәр лицее хезмәткәрләре һәм укучылары - атучыларга винтовкаларны көйләп торып, концерт программасы һәм төшке аш әзерләп, өлкәннәргә хөрмәт күрсәттеләр.

Без район башлыгы Марсель Шәйдуллинның ветераннарга карата бик игътибарлы булуын гел сизеп-күреп торабыз. Бу юлы да килергә вакыт табуы гаять сөендерде. Ул матур тормыш юлы үткән, төрле тармакларда тырышып эшләгән чал чәчле кунакларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады, исәнлек-саулык, имин гомер теләде. Бу теләкләргә район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов һәм ДОСААФның район оешмасы җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллин да кушылды. Ярышта җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Призерлар өчлегенә керә алмаганнар да истәлек бүләгенә ия булды. Ә инде күрешү, очрашу, яшь чакларны искә төшереп, ярышта катнашу - олы яшьтәге кеше өчен үзе үк бәһасез бүләк бит ул.

Нәсимә КАМАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көчдәрман бар әле!