Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда – Универсиада, ә бездә веломарафон

Ут күршебез Ютазы районы белән дустанә мөнәсәбәтләр инде күптән булдырылды. Әле кайчан гына азнакайлылар Урыссу бистәсендә булып, район җитәкчелегеннән торган ике команда футбол буенча ярышып, Азнакай халык театры Урыссу Мәдәният йортында "Казан сөлгесе" спектакле белән ут күршеләрне таң калдырган иде. Чираттагы очрашу да озак көттермәде: Ютазы-Азнакай юлында Казанда XXVII Бөтендөнья...

Ут күршебез Ютазы районы белән дустанә мөнәсәбәтләр инде күптән булдырылды. Әле кайчан гына азнакайлылар Урыссу бистәсендә булып, район җитәкчелегеннән торган ике команда футбол буенча ярышып, Азнакай халык театры Урыссу Мәдәният йортында "Казан сөлгесе" спектакле белән ут күршеләрне таң калдырган иде.

Чираттагы очрашу да озак көттермәде: Ютазы-Азнакай юлында Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннары башлану уңаеннан веломарафон узды.

Тимер "ат" иярләгән өч дистәгә якын ютазылыны Азнакай муниципаль районы җитәкчелеге Карамалы авыл җирлеге территориясендә җылы каршы алды. Чыжлап торган табадагы коймактан авыз иткәннән соң спортчылар алга кузгалды. Ике яктан да бу көнне яшьләр белән бергә стартка район җитәкчелеге, предприятие начальниклары, авыл җирлекләре башлыклары да басты. Азнакайлылардан муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, үзәк район сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллин, физкультура, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Рәфис Миңнеханов һәм башкалар да ярышларга күтәренке рух өстәде.

Веломарафонның финиш урыны - шәһәребезнең Татарстан мәйданында спорт сөючеләрне халык алкышларга күмеп каршы алды. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Ютазы район башлыгы Рөстәм Нуриев үз чыгышларында бер-берсе белән киңәшләшеп эшләүләрен билгеләп үттеләр.

- Яхшы күршеләр булып, авыл хуҗалыгында да, спортта да, мәдәнияттә дә бер-беребездән үрнәк алып, ярышып эшләргә язсын, - дип сәламләде ютазылыларны район хакимияте башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Рөстәм Нуриев та, үз чиратында, Азнакайның гүзәллегенә соклануын яшермәде. "Биредәге халыкның тырышлыгы, эш сөючәнлеге һәр тарафта күренә" - дип билгеләп үтте Ютазы районы башлыгы. Җылы каршы алганнары өчен зур рәхмәт сүзләрен юллап, мондый очрашулар киләчәктә дә дәвам итсен дигән теләк белдерде.

Әйе, ике күрше районның бер-берсеннән үрнәк алыр яклары, тәҗрибә уртаклашыр юнәлешләре күп. Дуслык - бердәмлекнең нигезе дип юкка гына әйтмиләр бит.

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казанда – Универсиада, ә бездә веломарафон