Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда Татарстан мөселманнарының VII Корылтае үтте

17 апрельдә Казанда Татарстан мөселманнарының чираттагы VII Корылтае булып узды. Районыбыздан 27 хәзрәт катнашты. Чара Коръән аятьләре укып һәм дога кылып башланды. Беренчеләрдән булып делегатларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев 2013-2017 елларда башкарган эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясады. Шулай ук делегатлар игътибарына...

17 апрельдә Казанда Татарстан мөселманнарының чираттагы VII Корылтае булып узды.

Районыбыздан 27 хәзрәт катнашты. Чара Коръән аятьләре укып һәм дога кылып башланды. Беренчеләрдән булып делегатларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев 2013-2017 елларда башкарган эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясады. Шулай ук делегатлар игътибарына нәзарәтнең үзәк ревизия комиссиясе хисабы да тәкъдим ителде.

Камил хәзрәт үзенең чыгышында 4 ел дәвамында башкарылган эшләрдән тыш, киләчәктә мөселман өммәте каршында торган бурычларны да барлады. Бүге­нге көндә нәзарәт составына 1415 теркәлгән мәхәллә һәм 1430 мәчет керә. Аларда 1400 имам хезмәт итә. Бу - Россия Федерациясендә эшләп килгән бөтен мәхәллә һәм мәчетләрнең чирегеннән артык. Шул ук вакытта соңгы 4 ел эчендә генә республикада 50дән артык яңа мәчет ачылган.

Хисап докладларыннан соң мөфти, аның беренче урынбасары, баш казый һәм үзәк ревизия комиссия әгъзаларын сайлау булды. Делегатларның күпчелек тавышы белән мөфти итеп Камил хәзрәт Сәмигуллин, беренче урынбасары итеп - Рөстәм хәзрәт Валиуллин, баш казый итеп - Җәлил хәзрәт Фазлыев сайланды.

Шулай ук Корылтайда катнашучылар нәзарәтнең уставына үзгәрешләр дә кабул итте. Татарстан мөселманнарының VII Корылтае дәүләт бүләкләре тапшыру һәм Коръән укып тәмамланды.

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Азнакай мөхтәсибәтендә. Шәһәр администрациясендә мөфти Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин белән очрашты. Әлеге очрашуда имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин һәм көньяк­көнчыгыш төбәге казые, Ютазы мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин катнашты. Ике як райондагы дини вазгыять, җирле мөхтәсибәтнең эшчәнлеге, хакимият белән элемтәләр ныгыту һәм мөселманнарга кагылышлы башка мөһим мәсьәләләр хакында сөйләште.

Очрашу шәһәрнең үзәк мәчетендә имамнар катнашында дәвам итте. Мөфти бирегә җыелган авыл имамнарын Татарстан мөселманнарының чираттагы VII корылтаенда ышаныч белдергәннәре өчен олы рәхмәтләрен әйтте һәм дин әһелләре белән төрле дини мәсьәләләр хакында сөйләште.

Имамнарга үзенең нәсихәтләрен район башлыгы Марсель Шәйдуллин да җиткерде.

Ул республикада Имамнарга үзенең нәсихәтләрен район башлыгы Марсель Шәйдуллин да җиткерде. Ул республикада тынычлык саклап, бергә килешеп һәм атабабаларыбызның традициләренә тугры калып эшләргә чакырды. Җыелыш кысаларында Азнакай мөхтә­сибәтенең имаммөхтәсибен сайлау да булды. Әлеге җаваплы ваз­ыйфаны район имамнары янәдән Азат хәзрәт Талибуллинга ышандырып тапшырды. Шулай ук авыл имам-хатыйбларын сайлаулар булып узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев