Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда Азнакай төбәгенә багышлап чыгарылган китапларны тәкъдир итү булды

Казанда Бөтендөнья татар конгрессында тарихчы-галимнәр, республика газета-журналлары хәбәрчеләре, төрле районнар вәкилләре катнашында Азнакай төбәгенә багышлап чыгарылган китапларны тәкъдир итү булды.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә туган ягыбызның күренекле шәхесләрен, бай тарихын чагылдырган әлеге китапларны иҗат итүгә үз өлешләрен кертүчеләрдән торган делегация бу юнәлештә җирлегебездә башкарылган эшләр белән таныштырдылар.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров азнакайлылар эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм бу үрнәкне татарлар яши торган барлык төбәкләрдә дәвам итәргә кирәклеген әйтте.

Бу хакта тулырак "Маяк" газетасыныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев