Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казан – Шәмәрдән юлында һәлакәт: кеше гомере өзелгән

Юл-транспорт һәлакәте,10 гыйнварда 15:30 сәгатьтә, Казан - Шәмәрдән юлының 49 нчы чакрымында - Питрәч районы биләмәсендә булган. Беренчел фаразлар буенча, 25 яшьлек йөртүче идарәсендәге "ВАЗ-2115" машинасы куркынычсыз тизлекне сакламый, каршы як полосага чыга һәм "Рено Флюэнс" автомобиле белән бәрелешә. "Челнинские известия" мәгълүматларына караганда, һәлакәт аркасында ватан машинасындагы 19 яшьлек пассажир...

Юл-транспорт һәлакәте,10 гыйнварда 15:30 сәгатьтә, Казан - Шәмәрдән юлының 49 нчы чакрымында - Питрәч районы биләмәсендә булган.

Беренчел фаразлар буенча, 25 яшьлек йөртүче идарәсендәге "ВАЗ-2115" машинасы куркынычсыз тизлекне сакламый, каршы як полосага чыга һәм "Рено Флюэнс" автомобиле белән бәрелешә.

"Челнинские известия" мәгълүматларына караганда, һәлакәт аркасында ватан машинасындагы 19 яшьлек пассажир хатын-кызның гомере өзелгән. "ВАЗ"ның йөртүчесе һәм пассажирлар - 20 һәм 23 яшьлек апа белән сеңел, "Рено"дагы 3 яшьлек малай белән 32 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә озатылган.

Юлларда сак булсак иде!...

Фото: http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан – Шәмәрдән юлында һәлакәт: кеше гомере өзелгән