Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кайда да йөрәктә туган як

15 февральдә Казанда Азнакай көне узды. К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасы бер-берсен сагынып, туган якларын җирсеп килгән якташларның шат авазларыннан гөрләп торды. Кунакларны фойеда "Хәтирә", «Җанашым», "Калинушка", "Сударушка", "Хәй, егетләр!", тальянчылар ансамбльләре шат җыр-моңнары белән каршы алды. Шунда ук районыбыз осталарының кул эшләре, китап, музей күргәзмәләре,...

15 февральдә Казанда Азнакай көне узды. К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасы бер-берсен сагынып, туган якларын җирсеп килгән якташларның шат авазларыннан гөрләп торды. Кунакларны фойеда "Хәтирә", «Җанашым», "Калинушка", "Сударушка", "Хәй, егетләр!", тальянчылар ансамбльләре шат җыр-моңнары белән каршы алды.

Шунда ук районыбыз осталарының кул эшләре, китап, музей күргәзмәләре, "Азнакай" китабын тәкъдир итү оештырылды, икмәк һәм май заводлары, шәхси эшмәкәрләр җитештергән продукцияләр сатылды.
- Бүген без бик матур бәйрәмгә җыелдык. Аны үткәрүдә ярдәме өчен республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка чиксез рәхмәтемне белдерәм, - дип башлады сүзен Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин тантананы ачып. Ул залдагы кунакларны районыбыз ирешкән уңышлар белән таныштырды һәм бу уңышларның нигезендә халыкның тырыш хезмәте ятуын билгеләп үтте.
Россия Федера-циясендә Татарстанның вәкаләтле вәкиле Назыйф Мириханов та, ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та үз чыгышларында азнакайлыларның уңган-булган халык икәнлеген ассызыкладылар.
-Азнакайны бер күрүдә үз туган ягым кебек якын иттем. Гомер-гомергә район игенчелектә алдынгылыкны тотты. Биредә җирне ярата торган эшчән халык яши. Ил-көннәрегез имин булсын! - диде Марат Гатуф улы тагын да матуррак күрсәткечләргә ирешүебезне теләп.
Очрашуга ерак араларны якын итеп Төркиянең Тарсус шәһәреннән Борһанетдин Кожамаз җитәкчелегендә делегация дә килгән иде. Ике шәһәр арасындагы дуслык менә 17 ел дәвам итә.
-Бу вакыт эчендә без чын-чынлап кар-дәшләргә әверелдек. Һәр килүебездә Азнакайда, Казанда зур үзгәрешләр күреп сөенәбез. Бу үзгәрешләрне 350 мең Тарсус халкы күзәтеп тора. Бүген сезгә аларның барчасының кайнар сәламнәрен алып килдек. Шулай бергә-бергә аралашып яшик! Иң авыр көннәрегез дә бүгенге көн кебек булсын! Борһанетдин әфәнде әнә шулай яратып шаяртып, азнакайлыларга якты теләкләрен җиткерде. Төрек дуслар халыкка шат җырларын бүләк итте.
Бу көнне татар эстрадасы йолдызлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Данир Сабиров, шәһәребез һәм районыбыз Мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе коллективлары, җырчы-сандугачлары сәхнә тотты. Азнакайлылар тагын бер кат сәләтләренә чикләр юк икәнен ачып салды, һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.


ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин юкка гына очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклашып, азнакайлыларның мәдәният өлкәсендә ел нәтиҗәләре буенча республикада һичшиксез беренче урында торырга тиешлекләренә басым ясамады.
Әлеге очрашуны оештыруда Казандагы "Чатыр Тау" якташлар җәмгыяте рәисе Халисә Исмәгыйлованың зур көч куюын билгеләп үтми һич мөмкин түгел. Марсель Зөфәр улы аңа райондашлар исеменнән тирән рәхмәтен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.
-Безнең туган якта таулар күчерә алырдай халык яши. Менә шундый бөркет кебек егет белән якташларыма яңа үрләр яуларга язсын! - дип, Халисә Хәлим кызы үз чиратында муниципаль район башлыгына казанлылар исеменнән рәхмәт әйтте.


"Үзебез - монда, күңелебез - һәрчак Азнакайда!" Бу очрашуга килгән һәркем - районда туып-үскәнме ул, әллә башка якта туып, Азнакай канат куеп югары очырганмы - шушы сүзләрне кабатлады. Чатыр тавыннан күк гөмбәзенә кояш очыручы, үзе дә җөмһүриятебез күгендә шул кояштай балкып янучы Азнакай - ул безнең гоурлыгыбыз, олуг язучыбыз Марсель Галиев сүзләре белән әйткәндә - бәхетебез дә, тәхетебез дә. Мондый очрашулар безгә үзебезне таныту өчен генә түгел, ә үз-үзебезне тагын да тирәнтенрәк танып белү өчен дә бик кирәк.
Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайда да йөрәктә туган як