Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кайчан туктар бу буран

Быел кар аз булачак. Декабрь җитеп тә, җир аклыкка күмелмәгәч, күпләрдә әнә шундый шик туган иде. Ходайның эшен белеп булмый. Бер тәүлек эчендә айлык норманы "бүләк" иткәч, бу сүзләрнең дөрес түгеллегенә ышандык. Яумаса ярар иде, дип теләүчеләр бар хәзер. Карга теләп кар яумый дигәндәй, безнең теләк белән генә әллә кая...

Быел кар аз булачак. Декабрь җитеп тә, җир аклыкка күмелмәгәч, күпләрдә әнә шундый шик туган иде. Ходайның эшен белеп булмый. Бер тәүлек эчендә айлык норманы "бүләк" иткәч, бу сүзләрнең дөрес түгеллегенә ышандык. Яумаса ярар иде, дип теләүчеләр бар хәзер. Карга теләп кар яумый дигәндәй, безнең теләк белән генә әллә кая барып булмый. Иртән торышка, йөреп булмаслык кар көртләре барлыкка килә.

Юлга чыкмаска тырышыгыз

Республиканың ЮХИДИ идарәсе дә, коткаручылар да олы юлга чыкмаска киңәш итә. Инде бик кирәк икән, юлда игътибарлы булырга, кагыйдәләрне бозмаска кушалар. Атна башында Чаллыга барып кайткан хез­мәттәшебез, бернинди тоткарлык юклыгын, юлларның чиста булуын әйтте. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү республика комиссиясенең чираттагы утырышында да чистартылмаган юллар өчен кайберәүләргә җа­вап бирергә туры килде. Буа, Бөгелмә, Спас, Актаныш, Лениногорск районнарына шелтә белдерелде.
Авыл юлларына килгәндә, аларны тәртиптә тоту муниципаль берәмлекләр өстенә йөк­лән­гән. Бураннан соң биредә дә һәр җир чистартыла дип булмый. Аеруча колхоз калмаган якларда хәлләр авыр. Авыл урамнары чистартылмый икән, димәк, җирлек җитәкчесе эшне оештырмый, дип аңлат­тылар ТР Транспорт һәм юл ху­җа­лыгы министрлыгында. Алар­дан алынган мәгълү­мат­лардан күренгәнчә, зур юлларда 373 техника эшли.

"Март аенда салкын булачак"

Буранлы көннәр кайчанга кадәр дәвам итәр соң? Халык синоптиклары да, белгечләр дә ел әйләнәсе күзәтүләр алып барып, һава торышын алдан фаразларга тырыша. Белгечләр 7 еллык күзәтүләрдән чыгып эш йөртсә, халык синоптиклары ай, кояш, агач, бөҗәкләргә карап, үз фикерен җиткерә. Алар 10 февральгә кадәр буран буласын фаразлый. Синоптиклар гыйнварның соңгы ун көнендә салкын көннәр буласын юрый. Елның беренче ае гадәттә­гедән 2-3 градуска салкын булачак, ди алар. Февральдә көннәр гадәти торса да, салкын җил үзәккә үтәчәк. Белгечләр дә, халык синоптиклары да яз тиз генә килмәс, көзге культураларга авырга туры килер дип куркыта.
Халык синоптигы, Арча райо­ны­ның Кәче авылында яшәүче Рәсим ага Солтанов әйтүенчә, көннәрнең ничек булуын айның ничек ятуына карап та чамаларга мөмкин. Ай чалкан ятса, явым-төшем була. Аның күзә­түләре буенча, якын арада һава температурасы 30 градустан түбәнгә төшмәячәк. Ә менә март ахырында зәмһәрир салкыннар көтелә. Башка елларга караганда кар күбрәк буласын фаразлый ул.

"Әйбәт уңыш көтелә"

Рәсим ага саламнарны кар астына күмеп, уңышның ничек буласын да тикшерә. Бу эшне быел да башкарган. "Салам яшел­ләнеп, бүртеп чыкты, - ди Рәсим ага. - Уңыш әйбәт булачак. Печән дә мул булыр кебек". Раштуа төнендә йолдызлар балкыса, чәчәкле культуралар әйбәт үсә икән. Рәсим абый борчакның уңышы быел яхшы буласын фаразлый. Тик имән агачының көньяк-көнбатыш өлешендә төймәләр булуы гына аны борчуга салган. Кайсыдыр төбәкләрдә корылык булмагае, ди ул. 19ында булган сынамышларга таянып, ул җәйнең яхшы буласын бел­дерә. Башка еллардан аермалы буларак, кыраулар күренми. Урып-җыю вакытында яңгырлар булмаячак, көннәр дә кояшлы, җылы торачак.


ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү ида­рәсе якын көннәргә генә төгәл фараз бирә ала. Алардан алынган мәгълүматлардан күрен­гәнчә, бүген аязучан болытлы һава, төнлә кар, кайбер урыннарда буран күзәтелә. Томан төшүе бар. 14-19 градус салкын. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре дә булырга мөмкин. Ә иртәгә күпчелек районнарда кабат кар явачак, урыны белән буран булуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, кайбер урыннарда көчәюе бар. Температура 15 градус тирәсе. Юлларда бозлавык саклана. Синоптиклар алдагы көннәрдә дә карлы-буранлы көннәр вәгъдә итә.

http://www.saby-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайчан туктар бу буран