Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кая мөрәҗәгать итәргә дә белгән юк …

Аптырагач, сезгә язарга булдым. Бик озак еллар инде Ленин урамында яшим. Элек безнең йорт янында бик матур балалар мәйданчыгы бар иде. Анда күрше ишек алларыннан да балалар килеп уйнады. Ә хәзер бернинди тәртип юк. Узган ел көчле җилдән соң мәйданчыкка зур агач ауды һәм берничә уен җиһазын җимерде. Аннан соң...

Аптырагач, сезгә язарга булдым. Бик озак еллар инде Ленин урамында яшим. Элек безнең йорт янында бик матур балалар мәйданчыгы бар иде. Анда күрше ишек алларыннан да балалар килеп уйнады. Ә хәзер бернинди тәртип юк. Узган ел көчле җилдән соң мәйданчыкка зур агач ауды һәм берничә уен җиһазын җимерде. Аннан соң кинәт кенә таучык та юкка чыкты. Таганнар ватылды, аларны казып алып каядыр алып киттеләр. Быел исә комлык өстендәге «гөмбәчек» тә ауды. Әле ярый, бу вакытта якында гына балалар булмаган. Аны төзәтеп карадылар, ләкин берничә көннән тагын җимерелеп төште. Тора-бара аны кисеп алып киттеләр. Хәзер инде карусель-барабаннан кала, мәйданчык бөтенләй буп-буш. Күрәсең, монда бер бала да уйнарга чыкмас инде.

Надежда АБДРАХМАНОВА

Редакциядән: әлеге хат эзеннән редакция корреспонденты Ленин урамындагы 16нчы йорт ишек алдына барды, яшәүчеләр белән сөйләште. Чыннан да, балалар мәйданчыгы бик «ятим» кыяфәттә һәм хатта язылганнар барысы да дөрес. Мәсьәләне ачыклар өчен «Универсал» ТСЖга мөрәҗәгать иттек һәм түбәндәге җавапны алдык:

«Җимерек «гөмбәчек» балалар мәйданчыгыннан яшәүчеләр соравы буенча алынды. 2011елда мәйданчыкка чәчәк тартмалары куелды, коймалар, булган атрибутлар ремонтланды һәм буялды. «Гөмбәчек» һәм таганнар кую 2012 елга планлаштырылды».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев