Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Карамалыларны ни борчый?

Район һәм шәһәребездә кварталлар һәм авылларда халык җыеннары үткәрелү матур традициягә әйләнде. Таңсылу САНИЕВА Карамалыда уздырылган җыенда авыл халкы район җитәкчелегеннән үзләрен борчыган сорауларга җавап табарга, уй-фикерләре белән уртаклашырга җыелды. Алар районнан килгән җитәкчеләргә үз гозерләрен конкрет аңлатырга тырыштылар. Ә сораулар бар. Иң кискен торганнарның берсе - су мәсьәләсе. -...

Район һәм шәһәребездә кварталлар һәм авылларда халык җыеннары үткәрелү матур традициягә әйләнде.
Таңсылу САНИЕВА

Карамалыда уздырылган җыенда авыл халкы район җитәкчелегеннән үзләрен борчыган сорауларга җавап табарга, уй-фикерләре белән уртаклашырга җыелды. Алар районнан килгән җитәкчеләргә үз гозерләрен конкрет аңлатырга тырыштылар. Ә сораулар бар. Иң кискен торганнарның берсе - су мәсьәләсе.
- Кемдер акчаны вакытында түләп килсә дә, линияләр буенча аңа су барып җитә алмый, ә түләмәгәннәрнең ихаталарында ук агып ята - краннарын да яба белмиләр, - ди, ачынып, ветераннар исеменнән Даимә апа. - Корылык елында да суга интекмәгәнне, бүген сусызлык җелегебезгә төште. Һәркем суны чама белән тоткан очракта бу кадәр үк интекмәс идек. Суны агызганнан соң ябып куйса, башкаларга да җитәчәк бит!
- Насос су суырта, ул электр сарыф итә. Ә электрга хакны күпләрдән түләтеп булмый, - дип башлады сүзен җирле үзидарә башлыгы Артур Ногманов. -Инде 50 меңгә якын бурыч җыелган. Авыл халкыннан ай саен җыела торган илле сум акчаны да җыя алган юк.
"Татэнергосбыт" ААҖнең Азнакай участогы начальнигы Мәгъсүм Нуриев исә суга тотылган энергиягә генә түләү дөрес булмый дип белдерде.
-Аның насосы да ватылып чыга. Яңасын сатып алу һәм торбаларны ремонтлау өчен дә акча кирәк. Шуңа да түләүне барлык якларны истә тотып билгеләргә кирәк: йортта ничә кеше яши, ничә баш мал бар... Шул очракта гына барысы да дөрес булыр.
-Суы гына булсын, түлибез акчаны, - диеште халык.
- Авылга булдыра алган кадәр ярдәм итәрбез. Бүген исә электрга җыелган бурычны бүлеп түләргә дип торабыз. Авыл яшәргә тиеш, - дип белдерде үз чыгышында «Союз-Агро» бүлеге җитәкчесе Тәлгать Хафизов.
Иске су линияләрен алыштыру, урманнарда корыган агачларны кисү, урамнарда йөргән, кеше малына һөҗүм иткән төлкеләрне ату... тагын бик күп сорауларга җавап табылды бу көнне.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов җыенга килүчеләрне район күләмендә башкарылган эшләр белән таныштырды. "Бер дә юкка җыелмадык, бик күп сорауларыгыз җаваплы булды, - диде ул. - Халыкта суга сакчыл караш булсын иде. Исәп-хисап ясагач, тагын бер җыелырга кирәк. Квитанция булмый торып, кулга берәү дә акча китереп бирмәячәк. Моның өстендә дә эшләргә кирәк".
Җыенда катнашучы җаваплы җитәкчеләргә суга анализ үткәреп, су савытларын чистартырга ярдәм итәргә кушылды.
Авыл халкы сорауларына шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Миргасим Усманов, салым инспекциясе җитәкчесе урынбасары Әлфия Мортазина, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнанов һәм башка бик күп тармак җитәкчеләре, белгечләре киңкырлы җаваплар бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карамалыларны ни борчый?