Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Карамалы киләчәккә карый

ЮЛЛАР - АВЫЛНЫҢ ВИЗИТ КАРТОЧКАСЫ Азнакай - Ютазы трассасыннан Карамалыга борылу белән юлчыны кайчандыр асфальт түшәлгән, бүген инде чокыр-чакырга әверелгән юл, кырыйлары ишелеп төшәргә торган җимерек күпер каршылый. Авыл эче юлларындагы чокырларны күптән түгел генә комлы чуерташ (гравий) белән тигезләгәннәр. Тик аның күпме вакытка чыдавы гына билгесез. -Күпер, аңа илтә...

ЮЛЛАР - АВЫЛНЫҢ ВИЗИТ КАРТОЧКАСЫ


Азнакай - Ютазы трассасыннан Карамалыга борылу белән юлчыны кайчандыр асфальт түшәлгән, бүген инде чокыр-чакырга әверелгән юл, кырыйлары ишелеп төшәргә торган җимерек күпер каршылый. Авыл эче юлларындагы чокырларны күптән түгел генә комлы чуерташ (гравий) белән тигезләгәннәр. Тик аның күпме вакытка чыдавы гына билгесез.


-Күпер, аңа илтә торган юлның даими җимерелеп торуы баш бәласе булды инде, - ди җирлек башлыгы Артур Ногманов. - Бу урынга яңа күпер, күтәртелгән юл салмыйча, әлеге зәхмәттән котыла алмабыз, ахрысы.


Максатын тормышка ашыру чарасына керешкән дә егет, инде яңа күпернең техник паспортын да ясаткан. Хәзер ул төрле инстанцияләрдә тикшерү уза. Республика программасында җиңеп чыккан очракта, алдагы елда аны төзетергә, күпергә илтү юлларын капиталь төзекләндерергә уйлый җирлек башлыгы.


Юллар мәсьәләсенә килгәндә, соңгы берничә ел эчендә генә дә җирлеккә караган авылларда шактый эш башкарылган. Әйтик, "Кече авыл" республика программасы нигезендә Октябрь Бүләк авылы урамының буеннан-буена күтәртелгән асфальт юл, ике күпер салынган, чишмә буйлары яңартылган иде. Узган ел район күләмендә уздырылган "Иң төзек торак пункты" конкурсында җиңеп, ул 30 мең сум күләмендәге акчалата бүләккә лаек булды. Әлеге финанс керемен зиратка илтә торган юлны ремонтлауга һәм Тау яны урамына таш җәюгә файдаланганнар.
Юл төзекләндерү эше быел Таллы Бүләкнең Яшьләр урамында да башкарылган.


ҖИРЛЕКНЕҢ СОЦИАЛЬ-ИКЪТИСАДИ ХАЛӘТЕ


Карамалы җирлегенә, үзәктән тыш, Таллы Бүләк һәм Октябрь Бүләк авыллары керә. Алардагы 333 хуҗалыкта 837 кеше яши. Авыл җирлегендә "Союз Агро" җәмгыяте һәм "Таллы Бүләк" кооперативы хуҗалык эшчәнлеге алып бара. Беренчесе Карамалы фермасында 2000 башка якын мөгезле эре терлек асраса, икенчесе элеккеге "Совет" совхозына караган 2 мең гектардан артык иген басуын эшкәртә, пай җирләре өчен хуҗалыкларга ипи, печән, бушка салам өләшә. Аларның икесе бергә биредә яшәүче туксаннан артык кешене эш белән тәэмин итә. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиеләре җирлек Советы белән тыгыз элемтәдә торалар, юлларны төзекләндерү, кышын аларны кардан чистарту эшләрендә техника белән ярдәм күрсәтәләр, зур бәйрәмнәр, игътибарга лаек чаралар уздыруда даими булышалар.


Авыл җирлегендә ике мәдәният йорты, өч мәчет, өч фельдшер-акушерлык пункты, ике балалар бакчасы, үзәктә тугызеллык мәктәп, аның каршында авыл музее, китапханә эшли. Карамалыда дүрт, Таллы Бүләктә ике, Октябрь Бүләктә бер кибет халыкка хезмәт күрсәтә.


Төзекләндерү буенча авыл җирлекләре арасында барган Республика конкурсында 2013 елда карамалылар 1 миллион сумлык грантка ия булганнар иде. Шул акчага өч авылдагы урам утларына капиталь ремонт уздырганнар, 115 яңа яктырткыч урнаштырганнар, аларга энергия саклаучы лампочкалар куйганнар.


Узган елгы Республика программасы буенча бирелгән 1миллион сум акчага биредә Карамалы авылы мәдәният йортына капиталь ремонт эшләрен башлаган булганнар. Тик ул акча тамаша залын, тагын берничә бүлмәне яңартуга гына җиткән. Ремонт эшләрен җиренә җиткереп төгәлләү максатыннан, җирлек 2015 ел программасына кушылган.


Таллы Бүләк мәдәният йорты да игътибардан читтә калмый. Районның авыл яшьләре спартакиадасында бирелгән бүләк акчасына биредә электрүткәргечләрен алыштырганнар. Хәзер аңа ишек куярга, бильярд өстәле алырга җыеналар.


Җирлек халкын эчәр су белән тәэмин итү мәсьәләсе дә уңышлы хәл ителгән, җитди өзеклекләр булганы юк. Халык канәгать. Алдагы язда менә Таллы Бүләк авылының Яшьләр урамындагы су линиясен алыштырырга җыеналар. Моның өчен 600 метр полиэтилен торба, ике су насосы алып куйганнар инде. Биредә су кудырту өчен киткән электр энергиясенә бәяне дә халык түләми, бөтен чыгымнарны "Таллы Бүләк" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы үз өстенә алган.


Шушы урында җирлек башлыгы үзенең ризасызлыгын да белдереп алды. Баксаң, Карамалыда яшәүчеләрнең кайберләре артезиан коесыннан су суыру өчен тотылган электр энергиясе өчен түләүне кирәк санамый икән. Бүгенге көнгә биредә 39 мең сум әҗәт җыелган. Ә бу, үз чиратында, насосларга килүче электр линиясен өзү, димәк, авылга су килүне туктату белән яный.

АВЫЛ КИЛӘЧӘККӘ КАРЫЙ


Карамалы җирлегенә караган өч авылда да йортлар, ихата-куралар төзек. Барысы да диярлек заманча төзү материаллары белән тышланган. Берничә катлы, түбәләре белән күкне терәп торганнары да очрый. Урамнары чиста, йорт коймалары башлыча профнастилдан эшләнгән. Авыллардагы мәчетләргә җомга намазларына өлкәннәр генә түгел, урта яшьтәгеләр дә йөри икән. Аларда Мөгавия хәзрәт Шәйдуллин, Факил хәзрәт Шиһапов, Заһир хәзрәт Фәтхуллин имамлык итә. Соңгысы, Октябрь Бүләк авылындагысы, авыл халкының уртак көче белән узган ел салынды.


Җирлектә ветераннар советы эшли. Аның рәисе Даимә Салихова белән урамда очраштык. Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы уңаеннан анда катнашучылар турында альбом төзеп йөреше икән.
-Сугышка китүчеләр, һәлак булучылар, Җиңү белән кайтучылар турында беркайда бернинди тулы исемлек юк. Мөмкин кадәр эзләргә, табарга тырышам инде. Әле менә яңарак кына өч авылның соңгы ветеранын - Таллы Бүләктә яшәүче 94 яшьлек Маһинур апа Гыйбадуллинаны җирләдек, - ди ул, уфтанып.


Җирлек халкының күбесе район үзәгендә эшләгәнгәме, шәхси хуҗалыгында күпләп мөгезле эре терлек асраучылар биредә берәү генә - Октябрь Бүләк авылыннан фермер Равил Ногманов кына икән. Ул 10 сыер, 11 баш үгез-тана тота.

ДЕПУТАТЛАР ҺӘМ АВЫЛ АКТИВЫ


Авылларда чисталык һәм тәртип булдыру, зиратларны карап тоту, ихаталарын ныгыту буенча өмәләр үткәрү һәм башка шундый эшләрдә җирлек башлыгы үзенең беренче ярдәмчеләре - авыл старосталары Даимә Салихова, Рузил Шакиров, Рәсим Зәйнуллинга таяна. Айның һәр дүшәмбесендә җирлек Советы депутатлары, авыл активистлары белән башкарылган эшләргә йомгак ясый, алга планнар билгели. Аның әйтүенчә, депутатлар - "Таллы Бүләк" кооперативы рәисе Наил Мотыйгуллин, шунда ук баш инженер булып эшләүче Заһир Асибаков, нефтьче Марат Гәрәев һәр башлангычны тормышка ашыруда активлык күрсәтәләр.
Менә шулай яши Карамалы җирлеге, шулай эшли аның башлыгы Артур Ногманов.


Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карамалы киләчәккә карый