Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Карамалы авылы китапханәсенең 80 еллык юбилее юкка гына нәкъ Тукай туган айда үткәрелмәде

Китапханә мөдире Фәйрүзә Исмәгыйлова аны бөек шагыйребез сүзләре белән "И, сабыйга, таян син Аллага!" дип исемләп, рухи байлыкның бар нәрсәдән кыйммәт икәнлеген төшендерәсе килде. Кичә, Фәйрүзәчә, үзенчәлекле, җанлы сөйләшү рәвешендә узды. Алтыдагы алтмышка диләр. Китапка мәхәббәт тә, тәрбия нигезләре дә сабый чакта салына. Шуңа күрә китаханәче балалар бакчалары, мәктәп белән...

Китапханә мөдире Фәйрүзә Исмәгыйлова аны бөек шагыйребез сүзләре белән "И, сабыйга, таян син Аллага!" дип исемләп, рухи байлыкның бар нәрсәдән кыйммәт икәнлеген төшендерәсе килде.
Кичә, Фәйрүзәчә, үзенчәлекле, җанлы сөйләшү рәвешендә узды. Алтыдагы алтмышка диләр. Китапка мәхәббәт тә, тәрбия нигезләре дә сабый чакта салына. Шуңа күрә китаханәче балалар бакчалары, мәктәп белән тыгыз элемтәдә эшли. Балалар Фәйрүзә апаларына тартыла, аның янында бөтерчектәй бөтерелә. Ул аларга яшәеш мәгънәсен изге Коръән сүрәләре аша җиткерергә тырыша, үзенең бар килеш-торышы белән яхшылыкка, әдәплелеккә өнди.
Чубар Абдул кызы Фәйрүзәне балачактан беләм. Мәктәптә укыганда стена газеталары чыгарып, әдәби түгәрәкләр оештырып, иҗат белән янып йөрде ул. Шул чакта ук исеме олуг язучыларга таныш шагыйрә иде, ТР Язучылар берлегенә дә бик яшьли кабул ителде. Аның 1999 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан "Җанымда яз рәсеме" дигән китабын укыган кеше шушы кеп-кечкенә гәүдәгә нинди зур илһам сыйганын тоймый калмагандыр.
Ал беразын, юлчым, үзеңә -
Дөньяларым якты, нурга бай.
Төнен миндә кояш чагыла,
Көндезләрен бии көмеш ай, -
дип яза шагыйрә. Бу - купшы сүзләр генә түгел, ә чыннан да шулай. Ниндидер бер яктылык, ихласлык бөркелә Фәйрүзәдән. Шуңа да карамалылылар ярата аны. Китапханә көндезен мәктәп балаларының, кичен яшьләрнең аралашу урыны да. Өлкәннәргә исә яраткан язучыларының әсәрләрен өйләренә илтеп бирә. Әнә бит, авыл мулласы Мөгавия абый да, баллы су сипкәндәй, китапханәгә гел барасы гына килеп тора ди.
Кичәдә Фәйрүзә иң актив китап укучыларын бүләкләде. Биредә тырыш хезмәт куйган ветераннарны да онытмады.
Китапханәнең 80 еллыгы китапханә мөдиренең гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее белән бер чорга туры килүе дә бу кичәгә икеләтә бәйрәм төсмере өстәде. Фәйрүзә үзенең юбилеен бик яшерергә тырышса да (ул шундый бик тыйнак), озак еллар Карамалы авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Миләүшә Рәшитова, хәзер аны алыштырган Артур Ногманов, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова, Азнакай шәһәр-район Мәдәният йорты директоры, җырчы-композитор Ландыш Шәрәфиева, нәфис сүз остасы Зинфира Кашапова, район үзәк китапханәсе директоры Лилия Мортазина, бер төркем коллегалары, дуслары, авылдашлары аны ихлас күңелдән тәбрикләп, изге теләкләрен һәм бүләкләрен җиткерделәр.
Нинди генә вазифа башкарса да, минем өчен Фәйрүзә Исмәгыйлова беренче нәүбәттә шагыйрә булып кала. Җаным үзенә урын тапмый бәргәләнгәндә мин аның уч төбенә сыярлык яшел тышлы китабын алам һәм күңелем бушлыгын тирән фәлсәфи шигырьләрендәге хисләр белән тутырам. Ничектер бер сафлык, рәхәтлек алам.
Фәйрүзә бервакытта да дан-исем артыннан кумады. Аның бу китабы да ун елга соңарып чыкты. Әмма андагы бер генә шигырь дә искерә торган түгел, һәр чорга аваздаш.
Соңгы елларда аның матбугатта күренмәвенә, гомумән, иҗаттан читләшүенә йөрәгем сыкрап йөри иде. Кичәдә яңа шигырьләрен ишеткәч, сөенеп куйдым.
Туктап калдым...
...Уйланырга.
Зур бер поезддан өзелеп калган вагон күк...
Уйларыңны кабат ак кәгазьгә төшерергә һәм халыкка җиткерергә вакыт, дустыбыз! Шигърият иле сине бик юксынган!
«Маяк»чылар исеменнән,Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карамалы авылы китапханәсенең 80 еллык юбилее юкка гына нәкъ Тукай туган айда үткәрелмәде