Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Караклар җәзага тартылды

Узган ел гр. Х. "Арзан" сәүдә үзәгенә керә һәм әлеге бүлек сатучысының тумбочка өстендә яткан акча янчыгын урлый. Аның эчендә 17 мең сум акча, төрле банкомат карточкалары була. Гр. Х. яңа елга кергәч тә үзенең яман гадәтләреннән арына алмый. Бу юлы ул гр. М. белән берлектә эш итә. "Гагаринский" сәүдә...

Узган ел гр. Х. "Арзан" сәүдә үзәгенә керә һәм әлеге бүлек сатучысының тумбочка өстендә яткан акча янчыгын урлый. Аның эчендә 17 мең сум акча, төрле банкомат карточкалары була.
Гр. Х. яңа елга кергәч тә үзенең яман гадәтләреннән арына алмый. Бу юлы ул гр. М. белән берлектә эш итә. "Гагаринский" сәүдә үзәгенә кергәч, бүлекләрнең берсендә хатын-кыз сумкасын күреп алалар һәм караклар, үзара килешеп, "табыш" ны кулга төшерү җаен карыйлар. Гр. М. балалар уенчыклары карау сылтавы белән сатучының игътибарын җәлеп итә, ә бу вакытта Х. сумкадан янчыкны шудыра. Аларның бу явызлыкларын күрше бүлек сатучылары искәреп кала. Янчыкны кире кайтаруны таләп итәләр, каракларны тоткарламакчы булалар. Тик алар барыбер үзләренекен эшли: җинаять урыныннан качалар. Сатучыга 2100 сумлык зыян килә.
Җиңел табышка ияләнгән Х. 17 гыйнвар көнне "Медуница" кибетенә килә һәм сатучының сумкасын прилавка астыннан ук тартып чыгарып 1300 сум акча урлый. Х. ның урлашуын сатып алучы һәм сатучы да искәреп ала, тоткарламакчы булалар. Әмма, шомарган карак бу юлы да тиз генә җинаять урыныннан кача.
Суд җинаять эшен караганнан соң, җәза срогын билгеләде. Җинаятьчеләр аны төзәтү колониясендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Караклар җәзага тартылды