Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кар бураны туздырып…

Узган ялларда «Юбилейный» стадионында Баулы, Уфа, Октябрьский, Әлмәт, Азнакай, Урыссу, Апас, Сарман һәм Лениногорск командалары арасында картинг буенча ачык ярышлар узды. Көннәр салкын торуга да карамастан, ярышларны карарга килүчеләр шактый күп җыелган иде. Картингчылар газга басуга биткә салкын һава бәрә, алгы тәгәрмәчләр һавага кадәр күтәрелө, тирә-юньгә кар бурыны туза. Алга...

Узган ялларда «Юбилейный» стадионында Баулы, Уфа, Октябрьский, Әлмәт, Азнакай, Урыссу, Апас, Сарман һәм Лениногорск командалары арасында картинг буенча ачык ярышлар узды.
Көннәр салкын торуга да карамастан, ярышларны карарга килүчеләр шактый күп җыелган иде.

Картингчылар газга басуга биткә салкын һава бәрә, алгы тәгәрмәчләр һавага кадәр күтәрелө, тирә-юньгә кар бурыны туза. Алга һәм бары тик алга гына - җиңүгә, иң әһәмиятлесе - ялгышмаска, кар өеменә чуммаска... Хөкемдарлар аларны көрттән чыгарырга булыша, җанатарлар картингистларга рухи көч-куәт бирә...

Менә йомгак ясар вакыт та җитте. Команда беренчелегендә «Шмель» (Урыссу бистәсе) карт-клубы җиңүче булып танылды, «Шмель - 1» (Урыссу) карт-клубы - көмеш призер, ә лидерлар өчлеген «Колесо» (Октябрьский) карт-клубы япты. Шәхси ярышларда исә Т.Фәхретдинов, М.Кашафетдинов, И.Хөснуллин, Э.Хөснуллин, А.Фәхретдинов, А.Насыйров («Шмель» карт-клубы), А.Җиһаншин («Витязь» карт-клубы, Азнакай), А.Әюпов, Р.Хәбибуллин, Р.Харрасов, И.Гыйниятуллин, И.Шакиров, Н.Батыргәрәев («Ялкын» карт-клубы), Н.Имаметдинов, Ф.Зорин, Н.Кротков («Колесо» карт-клубы), Д.Дәүләтов («Темп» карт-клубы) яхшы күрсәткечләргә ия булдылар. Афәрин! Булдырдыгыз, егетләр!

Тренер-педагоглар, ярышларда катнашкан укучылар исеменнән әлеге чараны оештыруда һәм югары дәрәҗәдә уздыруда зур өлеш керткән, безне җылы каршылаган Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллинга, узышларны әзерләү һәм уздыруда ярдәм иткән предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, мәгариф идарәсе, Балалар иҗаты үзәге коллективына зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Урыссу командасы тренеры В.Киреев, Октябрьский командасы тренеры Б. Итяксов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев