Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Капиталь ремонттан соң Зур Сукаеш мәдәният йорты ачылды

Сукаешлылар быел да сәнгатьтә сынатмады: район авыл мәдәният йортлары арасында узган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча бәйгедә гран-прига, театрлар арасында конкурста - беренче урынга, Манюров исемендәге бию конкурсында беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Инде менә тагын шатлыклы вакыйга - узган шимбәдә капиталь ремонттан соң Зур Сукаеш мәдәният йорты халыкка...

Сукаешлылар быел да сәнгатьтә сынатмады: район авыл мәдәният йортлары арасында узган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча бәйгедә гран-прига, театрлар арасында конкурста - беренче урынга, Манюров исемендәге бию конкурсында беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Инде менә тагын шатлыклы вакыйга - узган шимбәдә капиталь ремонттан соң Зур Сукаеш мәдәният йорты халыкка ишекләрен ачты.

Нәкъ ярты гасыр элек "Тырыш" хуҗалыгы җитәкчесе Насыйбулла Хәбибуллин тырышлыгы белән колхоз үзәгендә мәхәбәт бина калка. Югарыдан килгән җитәкчеләр катнашында район җыелышларын да, Әлфия Авзалова кебек танылган җырчылар концертларын да хәтерли мәдәният учагы стеналары.

-Элек-электән йорт саен баянчы булган, җырга-моңга сусау әле дә кимемәгән безнең якта. Кешеләр берсен-берсе уздырып өйләрен матурлыйлар, мал-туар асрыйлар, рәхәтләнеп ял итә, үз күңелләрен үзләре күрә беләләр, - ди Зур Сукаеш, Түбән Сукаеш, Банки Сукаеш, Курай Елга авылларын берләштергән Сукаеш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Закирова.

Бу яклардан җырчы Миргаяз Шәрәфиев, гармунчы һәм курайчы Әҗүәт Җиһаншин, язучылар Мәгъсүм Латыйфуллин, Мирсәй Гариф, Галия Сәетшина, артистлар Луиза һәм Розалия Солтановалар, данлыклы генерал Фатыйх Булатов, Социалистик Хезмәт Герое Алмас Булатов чыккан.

-Туган як һәрчак үзенә тарта. Бирегә кайтсам, хисләрем ташый. Чирәменә ятсам, чирем китә, кычытканы чакса, дәва алам...- Әлмәт татар дәүләт драма театры артисткасы Розалия ханым балачак хәтирәләренә уралып, сәхнә түреннән авылдашларына иң җылы хисләрен җиткерде.

Сукаешлыларның кичләре ямьле үтә. Әнә, сәхнәдән әле хатын-кызлар хоры, әле "Наз" бию ансамбле, әле үзешчән театр артистлары чыгыш ясап кына торды. Мәдәният йорты директоры Әлфия Сабитова үзе дә сандугачтан ким җырламый.

-Унсигез яшемдә эшкә урнашкан идем, бу бина җаныма якын. Һәр бәйрәмдә залларыбыз бүгенгедәй шыгрым тулы була. Түгәрәкләребезгә яшьләр дә, өлкәннәр дә теләп йөри. Авылда дип тормыйбыз, аэробика белән дә шөгыльләнергә дә вакыт табабыз, - ди ул.

Аның өч улы да сәхнә йолдызы дисәң, һич арттыру булмас. "Биегәндә очкыннар чәчә!" - дип нәкъ менә Руслан кебекләр хакында әйтеләдер.

-"Наз" ансамбленә тугыз ел йөрим. Төрле милләт биюләре башкарабыз. Элек хореограф Лилия апа Закирова өйрәтә иде, хәзер биюләрне Әлфия апа Сабитова куя, - диләр Эльмира Гыйбадуллина һәм Гүзәлия Батырова.

Ансамбльнең нәниләр төркеме дә бар. Алар да өлкәннәрдән һич кимен куймый.

Ә инде сәнгатьтән читтә кешеләргә бильярд, теннис, пин-понг уйнарга, дискотекада күңел ачарга була.

- Быел районда хакимият ярдәме белән унга якын мәдәният йорты капиталь ремонтланды. Сукаеш мәдәният йорты - районда иң алдынгылардан санала. Ел саен бәйгеләрдә призлы урыннар яулый, алар мондый бинага лаек, - ди мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова.

Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин тырыш хезмәтләре өчен бер төркем мәдәният хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

Бу көнне илле ел тату гомер кичергән парлар һәм инвалид балалар да игътибардан читтә калмады. Шулай ук хәйрия акциясе дә үткәрелде. Авыл халкы да, килгән кунаклар да анда үз өлешен кертте.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Капиталь ремонттан соң Зур Сукаеш мәдәният йорты ачылды