Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кабул итү-диагностика бүлеге яңарды

«КомТех+» ҖЧҖ директоры Андрей Сомов диагностика аппаратын тапшыра Узган атнада, ремонт һәм реконструкция үткәрелгәннән соң, район үзәк сырхауханәсенең кабул итү-диагностика бүлеген ачу тантанасы булды. Анда район башлыгы Рәфис Галиев, ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты. Кабул итү бүлегендә ремонт һәм реконструкция эшләре сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү буенча илкүләм Программа...

«КомТех+» ҖЧҖ директоры Андрей Сомов диагностика аппаратын тапшыра

Узган атнада, ремонт һәм реконструкция үткәрелгәннән соң, район үзәк сырхауханәсенең кабул итү-диагностика бүлеген ачу тантанасы булды. Анда район башлыгы Рәфис Галиев, ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты.

Кабул итү бүлегендә ремонт һәм реконструкция эшләре сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү буенча илкүләм Программа кысаларында башкарылды. Бүлек тагын да иркенәйде. Биредә яңа кабинетлар да өстәлде: экстрен дәвалау-диагностика үткәрү өчен зал, хирург һәм терапевт кабул итүе үткәрү, манипуляция бүлмәләре, авыр хәлдәгеләргә санитар чаралар башкару өчен махсус кабинет...

Керү ишеге киң, авыруларны китергән ашыгыч ярдәм машинасына да, инвалидларга коляска белән үтү өчен дә уңайлы итеп эшләнгән. Реанимация һәм анестезиология бүлекләрендә капиталь ремонт башкарылды.

Сырхауханә коллективы һәм бүлекне ачу тантанасына килгән кунаклар алдында чыгыш ясап, баш табиб Айдар Шәмсетдинов ремонт өчен федераль һәм республика бюджетыннан 5,5 миллион сум, медицина җиһазлары алуга 13,5 миллион сум акча бүлеп бирелүен әйтте. Ул ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәрраховка кыйммәтле рентген-диагностика комплексы алуда ярдәме өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук ремонт һәм реконструкция эшләрен сыйфатлы башкарган, керә торган юлны киңәйтү, машиналар кую урыны ясауда тырышлык куйган барлык оешма-предприятиеләрне исемләде. Алар арасында "Азнакай РемСервисТранспорт", "Татбуртранспорт" һәм РСО генподрядчылары бар.

Район башлыгы Рәфис Галиев ассызыклаганча, экстрен ярдәмнең шундый заманча пункты булу никадәр кеше тормышын саклап калу мөмкинлеге бирәчәк! Барлык төр белгеч-табибларның бер урында булуы вакытында, өзлексез медицина ярдәме күрсәтүгә зур этәргеч. Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү Программасының максатларын аңлатты, табиблар корпусының хезмәт күрсәтүен яхшырту өчен барсы да эшләнүенә басым ясады. Программада медицина хезмәткәрләренең эш хакын арттыру да күздә тотыла. Сырхауханәне яңа мәгълүмати технологияләр белән тәэмин итү турында сорауга җавап биреп, ул республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләренә 12 мең компьютер алыначагын һәм 100дән артыгының Азнакай үзәк сырхауханәсе өлешенә тияргә мөмкин булуын белдерде.

Пациентны тиз арада сырхауханәгә алып килеп, тиешле беренчел медицина хезмәте күрсәтү өчен җирле бюджет акчасына 2 ашыгыч ярдәм машинасы алынган. Район башлыгы аларның ачкычларын тантаналы шартларда баш табиб кулына тапшырды.

Әлеге язмага кагылышлы фоторепортаж белән www.aznakayevo.tatarstan.ru сайтында таныша аласыз.

Оксана Ильясова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев