Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Изге һөнәре – гомерлек юлдашы

Актүбәдә аны олысы-кечесе яхшы белә, тирән хөрмәт итә. 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Мөкатдәс Фәсхетдинов гомерен аларның сәламәтлеген кайгыртып үткәргән табибларның берсе. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә мөкатдәс сүзе түбәндәгечә бәян ителә: изге, бөек, хөрмәтле. Әңгәмәдәшем хакында күбрәк белгән саен, әти-әнисе биргән исемнең аның яшәешенә, башкарган хезмәтенә бик тә тәңгәл килүе,...

Актүбәдә аны олысы-кечесе яхшы белә, тирән хөрмәт итә. 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Мөкатдәс Фәсхетдинов гомерен аларның сәламәтлеген кайгыртып үткәргән табибларның берсе.

Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә мөкатдәс сүзе түбәндәгечә бәян ителә: изге, бөек, хөрмәтле. Әңгәмәдәшем хакында күбрәк белгән саен, әти-әнисе биргән исемнең аның яшәешенә, башкарган хезмәтенә бик тә тәңгәл килүе, асылын ачуына тагын да ныграк инана бардым. Безгә бу дөньяга аваз салдырган иң кадерле кешеләребез генә әнә шулай исем белән үк язмышыбызны билгеләп куя, аны алдан ук тоемлый ала торгандыр.

Бала чагы Лениногорск районының Яңа Елховой авылында үтә аның. Урман арасында утырган авылның управляющие булган әтисе дүрт баласын да кечкенәдән үзе белән печән чабарга, утын әзерләргә йөртә. Чордашлары кебек саланың бетмәс-төкәнмәс эшләрендә кайнап, тырышып тапканның кадерен белеп үсә алар.

Нәсел-нәсептә табиблар булмаса да, Мөкатдәс булачак һөнәрен шушы өлкә белән бәйли. Беренче елны хыялы тормышка ашмаса да, борынын салындырмый егет, Иске Куак сырхауханәсендә кочегар булып эшли. Барсын да төптән ныгытып уйлагач, табиб булу хыялын «этаплап» чынга ашырырга була. Бөгелмә медучилищесына имтиханнарны бик җиңел бирә, аны тәмамлагач, ил алдында хәрби хезмәтен үти. 1975 елда, ниһаять, теләге чынга аша - ул Казан дәүләт медицина институтында укый башлый. Шушында ук белем алучы Гүзәлия белән гаилә дә коралар. Студентлар тулай торагында беренчеләре - Илназ туа. Дипломлы яшь белгечләрне юллама белән Базарлы Матакка җибәрәләр. Инде яңа җирдә тормыш башлап, күнегеп кенә килгәндә, әтиләре авырып, туган якларга кайтырга туры килә. 1986 елда Фәсхетдиновлар гаиләсе Актүбәдә төпләнә. Шулай итеп, инде бистә сырхауханәсендә эшләүгә дә 25 ел булган. Башта Мөкатдәс Миңнефатыйх улы стоматолог булып эшли, оештыру сәләте дә барлыгын күреп, аны баш табиб итеп куялар. Дистә елга якын гомере шушы җаваплы һәм тынгысыз вазифаны башкарып үтә. Шартлары иң начар булган стоматология кабинетын яхшыртуда бу чорда шактый эшләр башкарыла. Ул тагын да киңәйтелә, ортопедия, хирургия бүлекләре, лаборатория ачыла, тар белгечле кадрлар белән тулыландырыла.

Бистә сырхауханәсен төзекләндерү, үзгәрешләр кертү артыннан йөреп, район җитәкчелегенә дә тынгы бирми ул. Район Советы депутаты булуының да файдасы тия. Бер палатада 11әр авыруның ятуы, алар өчен шартларның тиешле дәрәҗәдә булмавын дәлилләп күпме бусагалар тапталган! Ниһаять, нефтьчеләр ярдәме белән яңа бинага нигез салына…

Җитәкчелек йөгеннән арынып, кабаттан стоматология кабинеты мөдире эшенә кайткач та халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү юлларын эзли Мөкатдәс Миңнефатыйх улы. Хәзер биредә шартлар шәһәрдәгедән ким түгел. Хирург, ортопед хезмәте, протез кую, ә инде дәвалау турында сүз дә юк - барсы да биредә һәм югары дәрәҗәдә башкарыла. Актүбәлеләр имзалаган фикер һәм тәкъдимнәр китабындагы язмаларга күз салып алу да җитә: һәр язмада чын йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләре, табиб Фәсхетдинов һәм аның коллегаларына юлланган никадәр изге теләкләр! Коллегалары дигәннән, шәфкать туташлары Роза Алексеева, Гөләндәм Җамалетдинова, Гөлнара Вәлиева, техник Вадим Никитин, санитаркалар Розалия Тюрина, Гөлнара Корбаева бүлек мөдире, алыштыргысыз остазлары Мөкатдәс Фәсхетдинов турында яратып, хөрмәт белән сөйлиләр, аның үзләренә игътибарлы, һәрчак ярдәм итәргә торуы турында әйтәләр. Үзе «батырып» эшләгән җитәкче башкалардан да шуны таләп итә, бер үк вакытта гадел һәм кешелекле дә.

Язмышның көтелмәгән кайгылары белән сыналса да, Гүзәлия һәм Мөкатдәс Фәсхетдиновлар сабырлык, башкаларга игелек һәм хөрмәт кебек асыл сыйфатларын саклап, оныкларын үстерешеп, матур гына гомер итәләр.

Лиза Нур

Теш табибы М.Фәсхетдиновтан берничә киңәш:

Балаларның тешләре нык булсын өчен яшелчәләрне күбрәк ашатыгыз, кишерне бигрәк тә.

Шәхси гигиена кагыйдәләренә кечкенәдән өйрәтегез, тешләрне, авыз куышлыгын чиста тоту мөһимлеген аңлатыгыз.

Тешләре белән проблема булмаса да, балаларны стоматологка даими күрсәтеп торырга кирәк, бу гадәткә керсә, бала үзе теш табибына күнегә, аңа килүдән курыкмый башлый һәм үскәч тә моңа гадәти процедура гына итеп караячак.

Хәзер стоматология шактый алга китте, тешне бернинди авыртусыз дәвалау алымнары кулланыла, бары тик табибка вакытында күренеп торырга гына кирәк. Соңга калып, дәвалау үткәнче, теш исән чакта ук профилактик чаралар күрү күпкә файдалы һәм арзан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев