Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Изге Корбан бәйрәменә әзерләник !

Мөселманнар дөньясында мөкатдәс бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме якынлаша. Хәленнән килгән һәр мөселманга ошбу көндә корбан чалу ваҗиб. Белгәнебезчә, корбанга әзерләнгән хайван сарык яки кәҗә, сыер булсын, ләкин иң мөһиме - аларның сәламәт булуы сорала. Мөгезе сынмаган, колагы киселмәгән, күзендә җитешсезлек булмасын. Аксак яки гакылын җуйган булса да, корбанга ярамас....

Мөселманнар дөньясында мөкатдәс бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме якынлаша.
Хәленнән килгән һәр мөселманга ошбу көндә корбан чалу ваҗиб. Белгәнебезчә, корбанга әзерләнгән хайван сарык яки кәҗә, сыер булсын, ләкин иң мөһиме - аларның сәламәт булуы сорала. Мөгезе сынмаган, колагы киселмәгән, күзендә җитешсезлек булмасын. Аксак яки гакылын җуйган булса да, корбанга ярамас. Корбан чалу вакыты гает намазыннан соң 3 көн, ягъни 10,11,12 нче Зөлхиҗҗә көннәрендә. Корбан итенең өчтән бере үзеңә, гаиләңә кала. Калган өчтән икесен фәкыйрьләргә, якын-тирә туганнарга өләшү хәерле гамәлләрдән санала. Хайванның тиресе белән дә сәүдә итү ярамас. Я үзеңдә куллануга калдыру, я Аллаһы юлында мохтаҗ кешегә сәдака итеп бирү сөннәт.
Корбан китерүче кеше малның башын кыйблага каратып салып, чалыр алдыннан ният гамәлен кылырга тиеш. Әгәр дә үзе чала алмаса, аның урынына башка бер сөннәтле мөселман чалса да ярый.
Корбан бәйрәме көннәрендә мөселманнар яңа, чиста киемнәрен киеп, мәчеттә яки өендә намаз укый, ата-бабаларының, туганнарының каберләренә зиярәт кыла, бер-берсенә кунакка йөри, бүләкләр бирешә.
Шушы бәйрәм вакытларында, Аллаһ Тәгаләдән үзебез өчен, туганнарыбыз, ватаныбыз, милләтебез өчен яхшылыклар, изгелекләр сорыйк, күп итеп догалар кылыйк!
Корбан чалганда сак булыгыз!
ТР буенча Россельхознадзор идарәсе бәйрәмдә республикага корбан чалу өчен законсыз мал китертү һәм аларны махсус билгеләнмәгән урыннарда чалу очраклары булырга мөмкинлеген искәртә. Бу үз чиратында тилчә, түләмә, бруцеллез, туберкулез кебек терлекләр һәм кешеләр өчен куркыныч йогышлы авырулар китереп чыгарырга мөмкин.
Шуңа күрә дә сак һәм игътибарлы булырга, читтән китереп законсыз мал сатуга, корбанны махсус билгеләнмәгән урыннарда чалуга юл куймаска кирәк. Югарыдагы таләпләрне үтәү максатыннан, районның һәрбер торак пунктында корбан чалу өчен махсус урыннар билгеләү таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Изге Корбан бәйрәменә әзерләник !