Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җитәкче булу җиңелме?

20 декабрьдә Азнакай район Балалар Думасы депутатлары үзләрен "чын җитәкче" урынына куеп карый алды. "Дублер көне" иртәнге сәгать белән район хакимиятендә башланып китте. Дума әгъзаларын муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде. -Бүген сез җитәкчеләрнең эш-гамәлләре белән танышырсыз. Бәлкем үзегезнең кызыклы яңа идеяларыгыз туар, аларны яңадан бергәләп хәл итәрбез. "Дублер көне"...

20 декабрьдә Азнакай район Балалар Думасы депутатлары үзләрен "чын җитәкче" урынына куеп карый алды.

"Дублер көне" иртәнге сәгать белән район хакимиятендә башланып китте. Дума әгъзаларын муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде.
-Бүген сез җитәкчеләрнең эш-гамәлләре белән танышырсыз. Бәлкем үзегезнең кызыклы яңа идеяларыгыз туар, аларны яңадан бергәләп хәл итәрбез. "Дублер көне" гомергә хәтерегезгә кереп калырлык һәм һөнәр сайлауда ярдәм итәрлек булсын, - дип Марсель Зөфәр улы фатихасын бирде.
Район иҗтимагый советы рәисе, мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик үзәк җитәкчесе Лилия Әхмәдишина район Балалар Думасы әъзалары белән таныштырды. Аларның җитди лидерлык мәктәбе үтүләрен әйтте.
-"Лидер көне" - эшлекле уен гына түгел, ә өлкән буынның үз тәҗрибәсен яшь буынга тапшыру чарасы да, - диде ул.
Аннан соң һәр яшь җитәкче үзенең остазы белән оешма-учреждениеләргә юл алды.
Район Балалар Думасы спикеры Рәсил Гәрәев республика проектында катнашу сәбәпле, үз вәкаләтләрен вице-спикер Альберт Шакировка тапшырды. Бу көнне районның төп "дилбегәсе" дә Альберт кулында булды.
-Район башлыгының бүген эше бик тыгызга туры килде: РФ куркынычсызлыгы органнары һәм ЗАГС бүлеге хезмәткәрләрен һәнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләү, капиталь ремонттан соң Балтачта мәдәният йорты ачу, район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы һәм башка бик күп көнүзәк мәсьәләрне хәл итү. Мин чын тормыш мәктәбе үттем, район белән җитәкчелек итүнең бик четерекле эш икәненә төшендем, - диде Альберт.
Безнең "Маяк" газетасы редакциясендә баш мөхәррир вазифасын 9 нчы мәктәп Думасы спикеры Зарина Миннегалиева башкарды. Ул бик кайнар чакка - газетаны типографиягә басарга җибәрә торган көнгә туры килде, шуңа күрә чын-чынлап журналистлар казанында кайнады, иҗат итүнең газабын да, шатлыгын да, һәр сүзең өчен газета укучылар алдында зур җаваплылык тотарга кирәклеген дә тойды.
-Мин үзем өчен өр-яңа газета дөньясы ачтым, киләчәгемне укытучы һөнәре белән бәйләрмен дигән идем, бүген журналистикага да мәхәббәтем уянды, - диде ул.


Төштән соң "Дублер көне"нә йомгак ясалды, анда катнашучылар алган тәэсирләре белән уртаклашты.
Муниципаль район башлыгы М.Шәйдуллиның идарәче кадрлар әзерләүдә моның бик файдалы чара булуын ассызыклап узды һәм думачыларга тормышта үз юлларын табуларын, уңышлар теләде.
Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җитәкче булу җиңелме?