Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иҗтимагый оешмалар Азнакай халкын яллардан кала көн саен кабул итә

Иҗтимагый оешмалар район тормышында актив катнашып, социаль мәсьәләләрне хәл итүгә үз өлешен кертә. Район хатын-кызлар җәмгыятенең чираттагы утырышында аның җитәкчесе З.Мөхәмәдъярова Азнакайда узачак "Хатын-кыз - авыл хезмәтчәне" бәйгесенә әзерлек, су басудан каза күргән Амур өлкәсе халкына гуманитар ярдәм җыю акциясе нәтиҗәләре белән таныштырды. Оешма, предприятие, авыл җирлекләре хатын-кызлар советы вәкилләре...

Иҗтимагый оешмалар район тормышында актив катнашып, социаль мәсьәләләрне хәл итүгә үз өлешен кертә.

Район хатын-кызлар җәмгыятенең чираттагы утырышында аның җитәкчесе З.Мөхәмәдъярова Азнакайда узачак "Хатын-кыз - авыл хезмәтчәне" бәйгесенә әзерлек, су басудан каза күргән Амур өлкәсе халкына гуманитар ярдәм җыю акциясе нәтиҗәләре белән таныштырды.

Оешма, предприятие, авыл җирлекләре хатын-кызлар советы вәкилләре иҗтимагый оешмаларның бәлигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларны яклау комиссиясе утырышларнында катнашуы кирәклеге турында фикер белдерделәр.

Билгеле булганча, яллардан кала көн саен 13.00 - 17.00 сәгатьләрдә Ленин ур., 14 адресы буенча урнашкан иҗтимагый оешмалар бүлмәсендә халыкны кабул итү оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иҗтимагый оешмалар Азнакай халкын яллардан кала көн саен кабул итә