Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җитезләр ярышы

Билгеле булганча, узган атнада шәһәрдә велоспорт буенча ярышлар үтте. Анда Азнакай, Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә районнарыннан 30 спортчы катнашты. Бәйгене район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин ачты. Үзенең чыгышында ул:"Бүген бездә мини Олимпиада үткәрелә дисәң дә хата булмас. Җиңүләр сезгә спорт мәйданнарында гына түгел, көндәлек тормышта да юлдаш булсын", - дип...

Билгеле булганча, узган атнада шәһәрдә велоспорт буенча ярышлар үтте. Анда Азнакай, Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә районнарыннан 30 спортчы катнашты. Бәйгене район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин ачты. Үзенең чыгышында ул:"Бүген бездә мини Олимпиада үткәрелә дисәң дә хата булмас. Җиңүләр сезгә спорт мәйданнарында гына түгел, көндәлек тормышта да юлдаш булсын", - дип билгеләде. Стартны да М.Шәйдуллин велосипедка утырып үзе бирде.

Һәр төркемдә трассаларны үтү саны төрле булды. Кызлар арасында беренчелекне Әлмәт шәһәреннән килгән Регина Сәлемгәрәева яулады. Шәһәрдәшебез Элвира Латыйпова - өченче. Яшьләр төркемендә бүләкле урыннарның барысы да азнакайлыларда (Азамат Хөсәенов, Камил Галләмов, Рамил Исхаков) булды. Ир-атлар арасында Лениногорск егете Александр Шваб беренче килде. Җиңүче спортчыларга медаль, грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды.

РӘЗИЛ Кашапов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җитезләр ярышы