Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җитештерүдә сакчыллык булдыру – көн таләбе

29 декабрь көнне "Тукай" ҖЧҖ базасында муниципаль район агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре катнашында авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерүгә сакчыл караш булдыруга багышланган район семинары узды. Терлекчелектә әлеге мөһим проблеманы кичектергесез хәл итү бүген көн таләбенә әйләнде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов та үзенең чыгышында фермада эшләүчеләргә хезмәт...

29 декабрь көнне "Тукай" ҖЧҖ базасында муниципаль район агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре катнашында авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерүгә сакчыл караш булдыруга багышланган район семинары узды.
Терлекчелектә әлеге мөһим проблеманы кичектергесез хәл итү бүген көн таләбенә әйләнде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов та үзенең чыгышында фермада эшләүчеләргә хезмәт һәм ял шартлары тудыру, яшь терлекләрне саклап калу, дөрес тукландыру, электр уты, газ, су кебек энергия чыганакларына сакчыл караш булырга тиешлеген ассызыклады.
Район семинарының "Тукай" ҖЧҖдә узуы очраклы түгел. Җитештерүдә сакчыллык булдыру буенча биредә шактый яңалыклар кертелгән. Әйтик, фермалардагы электр лампочкаларын 4 тапкыр кимрәк энергия алучы диодлыларга алыштырганнар. Фермент ясау цехын, аш, солы пешерү кухняларын утын ягуга көйләгәннәр. Бозауларны салкын ысулда асрау буенча ике варианттагы сарайлар төзегәннәр. Элек яңа савылган сөтне агып торган суда суытсалар, хәзер махсус суыткыч булдырганнар. Терлекләрнең нәсел һәм техник хисабы да төгәл алып барыла. Иң мөһиме - савымчылар өчен җылытылган киенү-чишенү, ял бүлмәсе ясаганнар.
Семинар муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә узды. Ул тукайлылар эшен уңай бәяләде һәм җитештерү сакчыллыгы буенча мондый киңәшмәләрнең һәр хуҗалыкта оештырылачагын белдерде.
Наил МАЛИКОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җитештерүдә сакчыллык булдыру – көн таләбе