Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җитди үзгәрешләр көтелә

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге сәяси советының чираттагы утырышында партиянең ХIII съезды нәтиҗәләре буенча фикер алышу барды. Утырыш эшендә район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин катнашты. Съезд делегаты, Татшуган авыл биләмәсе башлыгы Гөлсинә Мияссәрова партия форумында алган кичерешләре белән уртаклашты һәм район халкы белән аралашуның нигездә башлангыч оешмаларда алып барылуын...

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге сәяси советының чираттагы утырышында партиянең ХIII съезды нәтиҗәләре буенча фикер алышу барды. Утырыш эшендә район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин катнашты.

Съезд делегаты, Татшуган авыл биләмәсе башлыгы Гөлсинә Мияссәрова партия форумында алган кичерешләре белән уртаклашты һәм район халкы белән аралашуның нигездә башлангыч оешмаларда алып барылуын ассызыклап, "Бердәм Россия"нең лидерлык позициясен саклап калуда оешмалар секретарьларының активлыгын арттыру зарурлыгын әйтте. Ул съездда катнашучыларның башлангыч бүлекчәләрдән алып, барлык дәрәҗәдә сайлауларны альтернатив нигездә үткәрү инициативасын яклауларын ассызыклады. Форумда шулай ук партактивны әзерләүнең бердәм системасын төзү кирәклеге турында да сүз барды.

Сәяси совет әгъзалары "Россиядә сәяси система реформасы" темасына семинар эше турындагы мәсьәлә буенча да фикер алыштылар. Бу хакта җирле сәяси совет секретаре вәкаләтләрен башкаручы Наҗәт Нәгыймовның информациясе тыңланды.

Партиянең җирле башкарма комитеты җитәкчесе Рита Байтукалова чыгышында "Бердәм Россия" уставындагы үзгәрешләргә тукталды. "Тулаем алганда, Уставтагы үзгәрешләр партия эшенең демократияләштерелүе белән бәйле, - диде ул. - Барлык дәрәҗә партия бүлекләре җитәкчеләрен сайлауда реаль альтернативлык кертелә. Аларның вәкаләтлек срогы 5 елга кадәр чикләнә. Муниципаль һәм дәүләт вазифаларына кандидатлар күрсәткәндә праймериз үткәрү мәҗбүри итеп куелачак. Партияне алда җитди үзгәрешләр һәм алгарышлар көтә". Барлык тикшерелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев