Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Итальяннар ни ашый?

Районыбызда милли кухня көннәре барышында "На Островского" кафесында мәктәп укучылары өчен гадәти булмаган хәйрия акциясе үтте. Чып-чын Италия пиццасы белән сыйланырга, шулай ук аның килеп чыгу тарихы белән танышырга, аш-су остасыннан осталык дәресе алырга шәһәребезнең 2нче мәктәбе укучылары җыелды. Милли кухня көннәре рецептларга бай аш-су бәйрәме генә түгел, ә төрле...

Районыбызда милли кухня көннәре барышында "На Островского" кафесында мәктәп укучылары өчен гадәти булмаган хәйрия акциясе үтте. Чып-чын Италия пиццасы белән сыйланырга, шулай ук аның килеп чыгу тарихы белән танышырга, аш-су остасыннан осталык дәресе алырга шәһәребезнең 2нче мәктәбе укучылары җыелды.

Милли кухня көннәре рецептларга бай аш-су бәйрәме генә түгел, ә төрле ил халыкларының гореф-гадәтләрен, милли ашларын, этник культурасын, фәлсәфәсен өйрәнү, алар турында кызыклы мәгълүматлар туплау да булды.

Сәнгать мәктәбенең Луиза Латыйфуллина җитәкчелегендәге "Пять с плюсом" флейтачылар ансамбле бәйрәмгә килүчеләрне дәртле көйләре белән сәламләде. Кечкенә кунаклар өстәл артына утырышып беткәч, кафе директоры Марат Газизуллин аларга итальяннар кухнясы турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Укучылар ресторанда үз-үзеңне тоту, калак-чәнечкеләр белән "эш итү" тәртипләре белән танышты. Бу арада яшь музыкантлар берсеннән-берсе матур чыгышлары белән аларның күңелен күрде. Төрле уен коралларында классик әсәрләрдән алып үзебезнең җирле авторлар иҗат иткән көйләр яңгырады. Менә шундый үзенчәлекле аһәң астында Италиянең гаҗәеп яклары торган саен ныграк ачыла барды.

- Әлбәттә, шәһәребездә итальяннарны табып булмас, әмма пиццаларыбызны Италия җиһазларында әзерләгәнлектән, балаларда бүгенге очрашу кызыксыну уяткандыр дип уйлыйм, - ди Марат Газизуллин.

Пицца белән тәмләп сыйланганнан соң барсы да аны әзерләү серләренә төшенү өчен кухняга ашыкты.

Диләрә Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев