Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Италиядән – гран-при белән!

Италиягә халыкара фестивальгә җыенганда анда катнашачагыбызга һич тә ышанып бетә алмаган идем. 2008 елда "Бәхет" ансамбленә шундый бәхет тиеп тә (Италиягә һәм Франциягә бару) шенген визасы ала алмау сәбәпле, аңа ирешә алмаган идек. Ансамбльнең уртанчылар төркеменә, ниһаять, Италиягә сәяхәт кылып, аның данлыклы Римын, Венеция, Флоренцияне күрү, изге Петр соборын, Сан-Марконы...

Италиягә халыкара фестивальгә җыенганда анда катнашачагыбызга һич тә ышанып бетә алмаган идем.

2008 елда "Бәхет" ансамбленә шундый бәхет тиеп тә (Италиягә һәм Франциягә бару) шенген визасы ала алмау сәбәпле, аңа ирешә алмаган идек. Ансамбльнең уртанчылар төркеменә, ниһаять, Италиягә сәяхәт кылып, аның данлыклы Римын, Венеция, Флоренцияне күрү, изге Петр соборын, Сан-Марконы хозур кылу, Данте Алигьери, Франческо Петрарка, Леонардо да Винчи, Рафаэль, Микеланджело кебек бөек сәнгать ияләренең рухы сакланган илаһи халәткә уралу насыйп булды.
Архитектура истәлекләренә таң калып Венециянең тар урамнарыннан узганда, Әдрән диңгез буенда ял иткәндә, без бәйгегә килүебезне - дөньяның төрле почмакларыннан җыелган иң яхшы коллективлар белән чыгыш ясарга тиеш булуыбызны да оныттык. "Вива, Италия!" бәйгесенә җыелучыларның күбесе, әйтергә кирәк, инде мәртәбәле сәхнәләрне күптән яулаган - Россия һәм халыкара фестиваль-конкурслар лауреатлары.
Ике көн дәвамында барган бәйге чыгышларын мәртәбәле жюри "энә күзеннән" үткәрде. Борынгы татар җырын башкарган "Бәхет" ансамбле чыгышы югары бәяләнде. Башкару осталыгы, репертуар, костюмнар, вокал, җыр куелышы - барсы да аерым анализланып, бәясен алды. Инглизчәгә җайлап, бары тик беренче иҗегенә басым ясабрак кына "Бәхет"нең исемен бөтенесе дә тиз истә калдырды. Аерым солистларыбыз - "Вокал-соло" номинациясендә Руслан Латыйфуллин, флейтада Искәндәр Рәхимов, скрипкада Лена Кошелева татар композиторлпары әсәрләрен башкарып, беренче дәрәҗә лауреатлар исеме алдылар. Руслан Латыйфуллин башкаруында "Спорт геройлары" җырын чит ил тамашачысы көчле алкышларга күмде.
Италиядә үткән халыкара конкурста гран-при алу - үзебезне әкияттәгедәй хис иткән халәтнең бәхетле ахыры иде. Балаларга уңышларга юл ачкан, әнә шундый дөньяви сәхнәләргә чыгу мөмкинлеге биргән, аларның зәвыкле сәхнә киемнәреннән булуын кайгырткан әти-әниләргә, сүз дә юк, хөрмәт зурдан. Балаларның зур хыялын тормышка ашыруда ярдәм иткән ТР Дәүләт Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимовка, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинга, мәдәният, мәгариф бүлекләре җитәкчеләренә, сәнгать мәктәбе директоры Фәнүс Сәлимгәрәевкә, меценатлар - "Нефтемаш" заводы директоры Марат Гайсин, "Лидер-Авто" хуҗасы Миргазиян Динмөхәммәтов, "ТМНУ" ААҖ, "ТатАвтоматизация" ҖЧҖ җитәкчеләре Сергей Фролов, Владимир Самойлов, эшмәкәрләр Илшат Зарипов, Илдар Бәдертдинов, Зиннур Әбдрәшитовка рәхмәтебезнең иң зурысы.
Наилә Шәрифуллина, "Бәхет" ансамбле җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Италиядән – гранпри белән!