Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Истәлекле фотосүрәт

1956 елның җәй көне. Әгерҗе авылында Нәҗми Авзалов бакчасында төшерелгән фотосүрәт бу.

Алгы рәттә уртада – Әхмәтов Шаһиморат Шәяхмәт улы хатыны Гөлсем апа белән. Авылдашлары аны “Әгерҗе Мичурины” дип йөрткәннәр, чөнки ул данлыклы селекционер белән даими элемтәдә торган. 1931 елда колхоз оешкач та яшелчәчелек белән шөгыльләнә башлый. 1936 елда бакча мәйданы 40 гектарга җитә. Анда төрле сортлы җиләк-җимеш, яшелчә уңышын мул итеп алалар, колхоз кассасына 100 мең сумлап табыш китерәләр (ул чор өчен бик зур сумма). Хөкүмәт тырышлыгын күреп, 1945 елда Шаһиморат Әхмәтовны “Хезмәттәге батырлыгы өчен” медале белән бүләкли.

Үстерелгән бакча уңышын колхоз үз эшчеләренә хезмәт көненә мул итеп бирә иде. Артыгын чатыр арбага төяп, Азнакайга сатарга бардык. Әниләр аннан кергән акчага кием-салым, мәктәп кирәк-яракары алдылар.

Фотосүрәттә арткы рәттә сулдан уңга минем әти Нәҗми Авзалов – “Берек” колхозы рәисе. Алгы рәттә сулда утыручы – әнием Мөдәгарәфә. Әти 1938 елда Япония белән сугышта катнаша. 1941 елның 21 июлендә Бөек Ватан сугышына китә. 1942 елда Ленинград өлкәсе Холма авылы янында дошманнар белән бәрелештә каты яраланып, озак кына дәваланганнан соң, туган ягына кайта. 1953 елга кадәр ул колхозда төрле җаваплы эшләр башкарды. Шул елны аны авылдашлары хуҗалык рәисе итеп сайлыйлар.

Колхоз ирешкән уңышлары белән районда гына түгел, республикада таныла. 1954 елда “Берек” колхозы “Победа” машинасы белән бүләкләнә.

1956 елда игенчелектә һәм яшелчәлектә яулаган уңышлары өчен колхоз рәисе Нәҗми Авзалов һәм Шаһиморат Әхмәтов ВДНХның көмеш медаленә лаек булалар.

Әти 1985 елга кадәр колхозда эшләп, 71 яшендә генә лаеклы ялга китте. Ул икенче һәм өченче дәрәҗә Дан ордены, Жуков медале һәм башка күпсанлы бүләкләргә лаек булды.

Октябрь Революциясенең 50 еллыгы уңаеннан оештырылган ярышта җиңү яулагач, 1967 елда “Берек” колхозына “Октябрьнең 50 еллыгы” исеме бирелә һәм бүләккә “ГАЗ-69” машинасы тапшырыла. Ул чакта колхоз белән сугыш ветераны Газизуллин Кәнәгать Газизулла улы җитәкчелек итә.

Хуҗалык белән һәрчак көчле җитәкчеләр идарә итте, Әгерҗе халкы хезмәт сөючән, тырыш булды. Авыр хәлдә калган Тимәш, Ободовка, Зверевка, Холмовка хуҗалыкларын да колхоз үз канаты астына ала. Соңга таба “Марат” колхозы да кушылып, районда иң эре хуҗалыкка әверелә.

Сарим Авзалов, хезмәт ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев