Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Истә, һаман да истә

Сугыш беткәнгә дә шактый еллар узып бара, әмма аның дәhшәте - көл булган шәhәр, авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир-егетләр, әти-бабалар каберлегендә. Аның сары сагышы - әтисезләр йөзендә. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Һәр өченче баланың...

Сугыш беткәнгә дә шактый еллар узып бара, әмма аның дәhшәте - көл булган шәhәр, авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир-егетләр, әти-бабалар каберлегендә. Аның сары сагышы - әтисезләр йөзендә. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Һәр өченче баланың әтисе яу кырында ятып калган...
Әйе, тылда калганнарны дөнья сындырып сынаган. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куйган, сугыш китергән хәсрәт, михнәт дәрьясын соңгы тамчысына хәтле эчеп, өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап-түзеп, ил-көн өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен корбан итүче газиз җаннар, Бөек Җиңүне якынайту өчен таңны-таңга ялгап бил бөгүче алар. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә бүген аларга! Әлеге рәхмәт хисләре, тылдагыларның батырлыгына баш ию калабызда тыл батырларына һәм сугыш чоры балаларына атап ачылган һәйкәлләрдә дә чагыла.
Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин азнакайлыларны изге эш башкарулары белән тәбрикләп, зур рәхмәтен белдерде. Чөнки мондый һәйкәлләр беренчеләрдән булып безнең районда ачылды. Үз чыгышында ул яңа һәйкәлләрнең яшь буынга тарихи вакыйгаларны искә төшереп торуын ассызыклады. «Шундый вакыйгалар бар: аларның әһәмиятлелеген без һәр ел узган саен ачыграк аңлыйбыз. Бүген без Ватан өчен гомерләрен биргән кешеләр алдында тирән хөрмәт белән баш иябез. Азнакайдан 10 меңнән артык кеше фронтка киткән, аларның яртысыннан күбрәге мәңгегә сугыш кырларында ятып калган. Үткәнебезне хөрмәт итеп кенә бәхетле киләчәк төзеп була. Җиңү көнен батырларча якынайткан тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы безнең йөрәкләребездә мәңге сакланыр. Утлы еллар - сугыш чоры балаларының җилкәләренә дә ир-егетләр җаваплылыгы салган. Сезгә тыныч картлык, hәм тәүфыйклы оныклар телисем килә», - диде ул чыгышында.
Һәйкәлләр авторы - «Хәтер» җәмгыяте җитәкчесе Айрат Хафизов һәм Наил Гәрәевкә Фәрит Хәйрулла улы Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын тапшырды. «Хәтер» җәмгыятенең рәссам-граверлаучысы Фоат Гәләвов, «МППБиО» оешмасы хезмәткәре Владимир Кондратьев Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас. Ә безнең бурычыбыз - ул еллардагы халыкның батырлыгын онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Истә, һаман да истә