Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске үрнәктәге алкоголь маркаларын кулланучыларны штраф көтә

2012 елның 1 апреленнән соң алкоголь продукциясен иске үрнәктәге маркалар белән маркировкалау тыела. "Алкоголь продукциясен махсус маркалар белән маркировкалау тәртибе турында" РФ Хөкүмәте карары нигезендә җитештерү оешмаларына 2012 елның 1 гыйнварына кадәр 0,25 литрга кадәр савыттагы алкоголь продукциясен "0,1 литрга кадәр 25 проценттан артык алкоголь продукциясе", "0,25 литрга кадәр 25...

2012 елның 1 апреленнән соң алкоголь продукциясен иске үрнәктәге маркалар белән маркировкалау тыела.
"Алкоголь продукциясен махсус маркалар белән маркировкалау тәртибе турында" РФ Хөкүмәте карары нигезендә җитештерү оешмаларына 2012 елның 1 гыйнварына кадәр 0,25 литрга кадәр савыттагы алкоголь продукциясен "0,1 литрга кадәр 25 проценттан артык алкоголь продукциясе", "0,25 литрга кадәр 25 проценттан артык алкоголь продукциясе" дигән язулы иске үрнәктәге яки "0,1 литрга кадәр" һәм "0,25 л" Спиртлы каты эчемлекләр", "0,1 литрга кадәр" һәм "0,25 л" Аракы" дигән язулы 63х21 мм зурлыктагы яңа төрдәге федераль махсус маркалар белән маркировкалау рөхсәт ителгән иде.
Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе 2012 елның 1 апреленнән соң иске үрнәктәге маркалар кулланучыларның җаваплылыкка тартылачагын хәбәр итә. РФ административ хокук бозулар турында Кодексның 15.12 нче маддәсе 2 нче өлеше нигезендә җаваплы затларны 4000 нән 5000 сумга кадәр, юридик затларны 40 меңнән алып 50 мең сумга кадәр штраф һәм алкоголь продукциясен конфискацияләү көтә.
Кулланучылар 8(8553) 22-21-33 (Әлмәт) һәм 7-05-07 (Азнакай) телефоннары аша спиртлы эчемлекләр сату, аларның сыйфаты буенча "кайнар линиягә" шалтырата алалар.
Мәгълүмат «Алкогольный портал http://www.tatalс.ru» Дәүләт алкоголь инспекциясе рәсми сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев