Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ишек алдында – ретро-кичә

Актүбә эшчеләр бистәсенең Нефтьчеләр урамындагы 6 нчы, 6нчы а, 8 нче а,б,в,г торак йортларын берләштергән 9 нчы кварталда яшәүчеләр өчен ишек алды бәйрәме үткәрелде. "Нинди матур бу дөнья!" дип исемләнгән әлеге ретро-кичәне, бистә җитәкчелеге белән берлектә, Юрий Гагарин исемендәге Мәдәният йорты иҗат төркеме оештырды. Ул ишек алдының иң матур җирендә...

Актүбә эшчеләр бистәсенең Нефтьчеләр урамындагы 6 нчы, 6нчы а, 8 нче а,б,в,г торак йортларын берләштергән 9 нчы кварталда яшәүчеләр өчен ишек алды бәйрәме үткәрелде. "Нинди матур бу дөнья!" дип исемләнгән әлеге ретро-кичәне, бистә җитәкчелеге белән берлектә, Юрий Гагарин исемендәге Мәдәният йорты иҗат төркеме оештырды. Ул ишек алдының иң матур җирендә - чыршы үсентеләре гүзәллек өстәп торучы почмагында узды. Алып баручылар биредә яшәүчеләрне бәйрәм белән тәбрикләделәр, тормышларында аларга игелек һәм дуслык теләделәр.
Тамашачылар алдында Актүбә муниципаль вәкаләтле органы башлыгы Роза Галиева чыгыш ясады, бәйрәм белән котлады, бистә, районның бүгенге икътисади-социаль халәте белән таныштырды. Эш урынында актив җәмәгатьчелек эше башкарганы өчен Роза Алмас кызы ишек алдын җыештыручы Галина Жильцовага Азнакай муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Бәйрәмдә катнашучыларны әлеге округ депутаты Андрей Сучков та тәбрикләде.
Истәлек бүләкләренә ишек алдының иң яшь вәкиле Айнур Фаздалов, иң өлкән яшьтәге Надежда Борисова лаек булды. Алып баручылар Елена Баландина, Анастасия Прохорова һәм Лилия Фаздалова тамашачыларны истәлекләр дөньясына алып керделәр - «кинофильмнардагы канатлы сүзләр һәм яраткан җырлар, яраткан телетапшырулар, узган еллар бәясе» дигән шаян аукционнар үткәрделәр. Ул арада клоуннар төрле кызыклы уеннар, конкурслар уздырды. Үзешчән артистлар Валентина Тугулева, Светлана Козина, Әлфия Хәйретдинова, Галина Эприкова, Лилия Шәмсуллина бәйрәмдә катнашучыларны үзләренең иҗатлары белән сөендерделәр.
Очрашу ахырында дискотека уздырылды. Иң яхшы биюче исеменә лаек булучыларга бүләкләр бирелде.
Юрий ХВАЛЕЕВ,бистә Мәдәният йорты директоры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ишек алдында – ретрокичә