Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Исерек шофер намусында – кеше гомере

Шәһәрнең башкарма комитеты каршында төзелгән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. Анда сүз Азнакай муниципаль районы юлларында куркынычсызлыкны күтәрү кирәклеге турында барды. Борчуга салучы төп мәсьәләләрнең берсе - юл-транспорт вакыйгаларында балаларның фаҗигале үлеме, авыр тән җәрәхәтләре алуы иде. Комиссия рәисе Расих Шәкүров узган атнада булган фаҗигаләргә тукталды,...

Шәһәрнең башкарма комитеты каршында төзелгән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.

Анда сүз Азнакай муниципаль районы юлларында куркынычсызлыкны күтәрү кирәклеге турында барды. Борчуга салучы төп мәсьәләләрнең берсе - юл-транспорт вакыйгаларында балаларның фаҗигале үлеме, авыр тән җәрәхәтләре алуы иде.


Комиссия рәисе Расих Шәкүров узган атнада булган фаҗигаләргә тукталды, юл-транспорт вакыйгалары дәрәҗәсенә анализ ясады.


5 ай эчендә шәһәр һәм район юлларында 18 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аларда 5 кеше һәлак булган, 22 кеше тән җәрәхәтләре алган. Мондый бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре булып тиешсез урында юлны аркылы чыгу, тизлекне, дистанцияне сакламау, юл йөрүдә чират тәртибен бозу, җәяүлеләр юлны аркылы чыга торган урындагы кагыйдәләрне үтәмәү санала. Исерек килеш руль белән идарә итүчеләр гаебе белән 2 кешенең гомере өзелгән, 5кеше зыян күргән. Район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Валерий Черных белдерүенчә, биш айда барлыгы 11158 административ бозулар ачыкланган. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан хәмер кулланган 126 шофер тоткарланган. Җәяүлеләргә өстенлек бирмәүнең 194, җәяүлеләрнең кагыйдәләр сакламавының 649, светофор сигналларына игътибар итмәүнең 57, балаларын махсус җайланмадан башка йөртүнең 435 очрагы ачыкланган.


Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча күләмле эш алып барылуга да карамастан, таләпләрне сакламаучылар ачыкланып тора. Алар катнашындагы аварияләрнең аеруча каникуллар вакытында артуы күзәтелә. Расих Шәкүров үз чыгышында велосипедлар һәм скутерларда юл хәрәкәте бозуларның күплеген ассызыклады һәм закон нигезендә 16 яшькә җитмәгәннәргә аларда йөрү рөхсәт ителмәвен җиткерде. Ул шулай ук юл чатларын светофор объектлары белән җиһазландыру, урамнарны тиешенчә яктырту, юл билгеләре кую буенча күләмле эшләр алып барылуын билгеләп үтте.


Комиссия утырышында шулай ук "МППБиО" ҖЧҖ җитәкчесе Валерий Тимиряев, "ФРИВЕЙ" җәмгыяте начальнигы Рамил Шәйхелисламов һәм башкалар алып барылган эшләрен бәян иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды