Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Исемнәре хәтер булып күчте...

Якынлашып килүче Ватан Геройлары көне уңаеннан 6 декабрьдә шәһәрдә уздырылган очрашуларда якташларыбыз - Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый ага Кәримов һәм Россия Герое Ильяс Дауди (Сафин) катнашты. Наил АБДУЛЛИН Чараларның беренчесе шәһәрдәге 6 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенә Николай Кандауров исеме бирүгә багышланган иде. Николай биредә 8 ел белем ала....

Якынлашып килүче Ватан Геройлары көне уңаеннан 6 декабрьдә шәһәрдә уздырылган очрашуларда якташларыбыз - Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый ага Кәримов һәм Россия Герое Ильяс Дауди (Сафин) катнашты.
Наил АБДУЛЛИН

Чараларның беренчесе шәһәрдәге 6 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенә Николай Кандауров исеме бирүгә багышланган иде. Николай биредә 8 ел белем ала. Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә сугышчан бәрелешләрнең берсендә каты яралана. Шуңа да карамастан, позициясен ташламый һәм иптәшләренең уңайлырак рубежга күчүен тәэмин итә. Рядовой Кандауров дошманнарны якын арага җибәрә һәм соңгы гранатасы белән үзен-үзе шартлата. Моңа кадәр "Каһарманлык өчен" медаленә лаек булган сугышчы, һәлак булганнан соң, СССРның иң югары бүләге - Ленин орденына лаек була.
Батыр десантчы истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган митингта Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, Россия Герое Ильяс Дауди, Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый Кәримов чыгыш ясады. Тантанада район башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, хәрби комиссариат вәкилләре, әфган сугышы ветераннары катнашты.
Аннан соң мәктәпнең Н.Кандауров һәм Е.Иванов истәлеге мемориалында кунаклар укучылар белән "Батырлык дәресе" уздырды.
Шундый ук чара 9 нчы урта мәктәптә дә үтте. Кунакларны укучылар - Татарстан варислары союзы әгъзалары, концерт номерлары белән каршылады. Дәресне Наҗәт Нәгыймов алып барды. Геройлар Фәхразый Кәримов һәм Ильяс Дауди үзләренең тормыш һәм сугышчан юллары, бу югары исемгә ничек лаек булулары, бүгенге эшләре турында сөйләде, балаларга укуларында уңышлар теләде, Ватанны яратырга, батырлар үрнәгендә яшәргә чакырды.
Дәресне йомгаклап, Наҗәт Нәгыймов мондый тәрбияви чараларда катнашулары өчен муниципаль район башлыгы, башкарма комитет җитәкчелеге, депутатлар корпусы исеменнән хөрмәтле кунакларга рәхмәтен белдерде.
Шул ук көнне район үзәк сырхауханәсе, бала тудыру йорты биналары диварына табиб-гинекологлар - Социалистик Хезмәт Герое, ТАССРның атказанган табибы Газифә Хәсәншина һәм РСФСРның атказанган табибы Рәйсә Сафина истәлегенә мемориал такталар куелды. Анда заманында әлеге бөек шәхесләр белән тыгыз элемтәдә торган район башкарма комитетының элекке җаваплы хезмәткәре Суфия Җамалиева, Рәйсә Сафинаның улы Ильяс Дауди, баш табиб урынбасары Әнәс Гәрәев, озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре чыгыш ясады, истәлекләре белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Исемнәре хәтер булып күчте...