Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җирне чүпләгән өчен Азнакай халкы 50 меңгә кадәр штраф түләргә мөмкин

"Теләсә-кайда ташланган чүп өемнәрен күреп, җан әрни. Моңа бернинди дә җаваплылык юкмы икәнни?" дип шалтыратты безгә Нәсих исемле газета укучыбыз. Әлеге уңайдан ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Рамил Исламовка мөрәҗәгать иттек. - Чүп-чар, каты көнкүреш калдыклары белән чүпләү - җир закончалыкларын бозуның иң таралган төре. Нәкъ...

"Теләсә-кайда ташланган чүп өемнәрен күреп, җан әрни. Моңа бернинди дә җаваплылык юкмы икәнни?" дип шалтыратты безгә Нәсих исемле газета укучыбыз. Әлеге уңайдан ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Рамил Исламовка мөрәҗәгать иттек.


- Чүп-чар, каты көнкүреш калдыклары белән чүпләү - җир закончалыкларын бозуның иң таралган төре. Нәкъ шул сәбәпле җир катламы тыгызлана, туфракка су һәм һава керү агымы бозыла. Туфракны эрозиядән саклау, тирә-як мохитнең чисталыгын тәэмин итү закончалыкларын бозу өчен РФ административ хокук бозулар кодексының 8.7 маддәсе 2 бүлеге нигезендә гражданнарга 1 меңнән 1,5 меңгә, җаваплы кешеләргә 2 дән 3 меңгә, юридик затларга 40-50 мең күләмендә штраф каралган.


Моннан кала хокук бозучы суд карары яки үз иреге белән китерелгән зыянны кайтарырга тиеш. Тирә-як мохиткә китерелгән зыянны кайтару турындагы дәгъваны 20 ел дәвамында үтәү таләбе куелырга мөмкин.


Федераль закон нигезендә муниципаль берәмлек территориясе санитария, экология таләпләре буенча даими рәвештә чистартылып торырга тиеш. Җирле үзидарәләр үз территорияләрендәге көнкүреш калдыкларын җыюны оештыруда, санкцияле чүплекләр булдыруда җаваплы.


Шул уңайдан муниципаль берәмлек башлыкларына җирләрне чүпләү проблемасына ныклы игътибар биреп, җир участокларын бер категориядән икенчесенә күчерү закончалыклары чикләрендә тиешле чаралар күрергә тәкъдим итәбез.


ТРда җирне чүпләү (законсыз чүплекләр хасил булу) очраклары турында сез язмача Россельхознадзор идарәсенең җир күзәтчелеге бүлегенә (420059, Казан шәһәре, Оренбург тракты, 20а адресы яки 88435702765 телефоны буенча) хәбәр итә аласыз. Җиребезнең чисталыгы һәм иминлеге һәммәбезгә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җирне чүпләгән өчен Азнакай халкы 50 меңгә кадәр штраф түләргә мөмкин