Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иреккә – чиста намус белән

Ирекләреннән мәхрүм ителгәннәр җәмгыять тормышына яңадан әйләнеп кайткач, алар алдына еш кына психологик һәм социаль кыенлыклар килеп баса. Андый гражданнарга ярдәм итү йөзеннән, Россия ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлеге төзәтү урыннарыннан вакытыннан алда иреккә чыгарылган 30 кеше белән очрашу уздырды. Әлеге чарада полиция, прокуратура, миграция хезмәте, халыкны социаль яклау, УИИ,...

Ирекләреннән мәхрүм ителгәннәр җәмгыять тормышына яңадан әйләнеп кайткач, алар алдына еш кына психологик һәм социаль кыенлыклар килеп баса.

Андый гражданнарга ярдәм итү йөзеннән, Россия ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлеге төзәтү урыннарыннан вакытыннан алда иреккә чыгарылган 30 кеше белән очрашу уздырды. Әлеге чарада полиция, прокуратура, миграция хезмәте, халыкны социаль яклау, УИИ, сәламәтлек саклау вәкилләре катнашты.

Полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Р.Тинчурин күптән түгел генә көченә кергән "Административ күзәтчелек турында"гы федераль закон белән таныштырды, аның кабат җинаять юлына басмау өчен кисәтү булуын ассызыклады. Шулай ук вакытыннан алда иреккә чыгарылучылар арасында аңлату, тәрбия эшләрен оештыру мәсьәләләрен җайга салу мөһимлегенә тукталды.

Очрашу барышындагы ачыктан-ачык сөйләшү бик актуаль һәм файдалы булды. Мәшгульлек үзәге директоры Н.Юдина үзенең чыгышын әлеге контингент арасында яшәү өчен даими кереме булучылар белән кызыксынудан башлады. Баксаң, эшче кулларга кытлык булган бүгенге көндә аларның өчтән бере генә эшкә урнашкан булып чыкты. Директор аларны эшсезләргә ярдәм күрсәтү буенча дәүләт программасы барышы белән таныштырды, бу мөмкинлектән файдаланырга, шәхси эшләрен ачарга чакырды. Гыйбрәтле мисаллар китерде. Шушында ук вакытыннан алда азат ителгән һәм яңа һөнәр үзләштерергә теләк белдергән Сафинны укырга җибәрү буенча карар да кабул ителде.

Сөйләшү җанлы, үзара аңлашу төсмерендә барды. Очрашуга килүчеләр үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга төпле җавап тапты.

Нәтиҗәдә, мондый чараларны уздыру элек хөкем ителүчеләргә үз-үзләрен табарга, тормыш-көнкүрешләрен җайга салырга ярдәм итәр, шәһәрдә һәм районда җинаятьчелекнең кимүенә китерер дигән ышаныч тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев