Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз

"Алтын" куллы Хатыйп ага Сибгатуллин турында әйтелгән сүзләр инде бу. Аны басуларда еш очратырга туры килә иде. Ә бер көнне аны тимерчелек алачыгында очраттым. - Хатыйп ага, сине бу киемнәреңдә танымый да торам бит әле, - дим. - Нишләп инде, мине хәзер бөтен районда таныйлар бит. "Самолет - Хатыйп" кына...

"Алтын" куллы Хатыйп ага Сибгатуллин турында әйтелгән сүзләр инде бу. Аны басуларда еш очратырга туры килә иде. Ә бер көнне аны тимерчелек алачыгында очраттым.


- Хатыйп ага, сине бу киемнәреңдә танымый да торам бит әле, - дим.
- Нишләп инде, мине хәзер бөтен районда таныйлар бит. "Самолет - Хатыйп" кына дип йөртәләр. Ишеткәнең юк мыни? - ди ул һәрвакыттагыча ярым шаяртып.


Бактың исә, Хатыйп ага иртә яздан караңгы көзгәчә басулардан кайтып кермәсә, кышын тимерчелек алачыгыннан чыкмый икән. Тырмадыр, сукадыр (хуҗалыкта ремонтлыйсы әйбернең чиге юк инде аның) һәм башка кирәк-яракларны ремонтлап куя. Бервакыт шулай "Азнакай" АФ" ҖЧҖ арендага алган ашлама сиптерүче самолетның радиаторы тишелә. Сәгате түгел, минуты да кадерле булган уттай эш өсте бит. Самолетны тегендә-монда алып барып карыйлар. Юк, тиз генә ремонтларлык түгел. "Хатыйп абыйга әйтергә кирәк", - дигән фикергә киләләр. Кулы җитмеш төрле эшкә ятып торган Сибгатуллин кире какмый, эшкә алына һәм самолетның радиаторын ямап та куя. Менә шуннан соң, аны белгән бөтен кеше "Самолет - Хатыйп" дип атый башлыйлар.


Җитмешен түгәрәкләп килүче җиңел гәүдәле, шат күңелле Хатыйп ага Сибгатуллин яшьләрдән дә уздырып җибәрә әле. Елның-елында алдынгылыкны бирми, урып-җыю чорында район хакимияте тарафыннан фидакарьләргә бирелә торган сертификатларны чүпләп кенә тора.


- Хатыйп агадан башка эш бармый, - ди 1нче ХПК управляющие Әлфәт Йосыпов, - Иртә яздан чәчүгә чыга, терлек азыгы хәзерләү, урып-җыю эшләрендә дә иң беренчеләрдән ул йөри. Алыштыргысыз аксакалыбыз ул безнең.


... 2014 елның 30 августы. Азнакай районының "Юбилейный" паркында Татарстан Республикасы, Азнакай шәһәре көннәре, нефтьчеләребезнең һөнәри бәйрәме уңаеннан зур тантана бара. Менә районыбыз алдынгыларын бүләкләү мизгелләре дә җитә. Кинәт: "Азнакай"АФ" җәмгыятенең алдынгы механизаторы Хатыйп Сибгатуллинга "Районның почетлы гражданины исеме бирелә" дигән сүзләр яңгырый. Афәрин, Хатыйп ага!


Алма агачыннан ерак төшми.
Техника арасында уралып үскән Марат хәзер әтисе белән бергә басу-кырларны иңли. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан егет, Зөләйха исемле чибәр кызга өйләнеп, авыл җирендә төпләнеп кала. Бүгенге көндә туган авылында йорт җиткереп, бала үстереп, бик матур гомер итәләр. Марат әтисенең йөзенә кызыллык китерми. Техниканың теләсә кайсын иярли ала. Җир сөрү, эшкәртү, тырмалау, чәчүлекләрне тәрбияләү ... кыскасы бар эш тә кулыннан килә аның. «К-744» тракторы белән көненә 30 ар гектар җир сөрә фидакарь механизатор. Ә кышын исә терлекчелектә тырыш хезмәт куя. Сибгатуллиннар авылда хөрмәт казанган, ихтирамга лаек кешеләр. Ә авыл исә әнә шундый кешеләре белән күркәм.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз