Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ир – хатынга, хатын – иргә буйсынса...

Узган җомгада ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре «алтын», «зөбәрҗәт» һәм «бриллиант» туйларын уздыручы гаилә парларын хөрмәтләде. Юкка гына гаилә юбилейлары кыйммәтле таш исемнәре белән аталмый. Еллар узган саен ир белән хатын бер-берсенең кадерен тагын да ныграк тоя бит. Шуңа да бу тантанага килгән һәрбер гаилә - ул акыллылык, зирәклек, мәхәббәт, үзара аңлашу...

Узган җомгада ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре «алтын», «зөбәрҗәт» һәм «бриллиант» туйларын уздыручы гаилә парларын хөрмәтләде.

Юкка гына гаилә юбилейлары кыйммәтле таш исемнәре белән аталмый. Еллар узган саен ир белән хатын бер-берсенең кадерен тагын да ныграк тоя бит. Шуңа да бу тантанага килгән һәрбер гаилә - ул акыллылык, зирәклек, мәхәббәт, үзара аңлашу өлгесе.

Ничә еллар узганнан соң чәчләренә чал кунган бәхетле парларның Мендельсон маршы астында залга керүе күңелдә соклану хисләре уятты. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов юбилярларны котлап, аларга зур рәхмәтен белдерде.

Менә алар - 50, 55, 60 ел бергә яшәүчеләр буларак, районның почет китабына кертелгән Идрисовлар, Галләмовлар, Маннаповлар, Мәрданшиннар, Каһировлар, Таҗетдиновлар, Гайнаншиннар һәм Фәйзуллиннар гаиләләре.

Һәрберсенең үз юлы, үз язмышы. Әнә, Әләм ага Идрисов һәм Илсөяр ханым мәктәп елларыннан бирле бергә икән. Ә менә Хәтира апа һәм Әсгат абый Каһировлар эш урыннарында танышканнар. Берсе Кыргызстаннан, икенчесе - Татарстаннан булуга да карамастан, Рамзия апа һәм Фарсий ага Мәрданшиннар да бер-берсен табышып, никах җепләре белән бәйләнгәннәр.

Безнең геройларның һәммәсе лаеклы матур тормыш юлы узып, балалары һәм оныкларына үрнәк. Ә бүген исә «алтын» һәм «зөбәрҗәт» юбилярларга «бриллиант»лар үрнәк булып тора.

Бибиҗәмилә ханым һәм Фәрәгать ага Гайнаншиннар язылышу турындагы таныклыкны 60 ел элек алганнар. Бибиҗәмилә ханым мәгариф өлкәсендә 25 ел дәвамында укытучы һәм тәрбияче булып эшләгән, фидакарь хезмәте өчен күпсанлы мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Фәрәгать абый 7 ел Балтыйк диңгезендә су асты көймәсендә хезмәт иткән, 1951 елда туган якларына әйләнеп кайтып, бер елдан чибәр Бибиҗәмиләне очрата, аның белән тормыш корып җибәрә. Фәрәгать ага бөтен тормышын кооперация җитәкче булып эшли, хөрмәт һәм ихтирамга лаек кеше. Сугыш һәм хезмәт ветераны күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. Үзләре кебек үк тырыш һәм игелекле биш бала тәрбияләп үстерә алар.

Люция ханым һәм Нәфис ага Фәйзуллиннар да үзләренең «бриллиант» юбилейларын бәйрәм итәләр.

- Люциягә мин бер күрүдә гашыйк булдым, чөнки бу кадәр чибәр кызга гашыйк булмаска мөмкин түгел иде һәм шунда ук аңа тәкъдим ясадым. Бераз уйлаганнан соң, ул да ризалык бирде, - дип искә ала Нәфис ага. 1951 елда Урманай авылында була аларның туе. Бәхетле һәм тату гаиләдә дүрт бала үсә. Балаларның барсы да әти-әнисе эзеннән китә - нефть өлкәсендә эшлиләр. Өлкән уллары Насих - «Татнефть» ААҖның автоматизация бүлеге начальнигы, икенче уллары Расих - «Азнакайнефть» идарәсенең баш инженеры, өченчесе - Әнис Ульяновск авиация заводы конструкторы, ә кызлары Әлфия - шәхси эшмәкәр.

Болай озак һәм матур гомер итүнең серенә килгәндә : «Барыннан да бигрәк бер-береңне хөрмәт итәргә, ир - хатынга, ә хатын иргә буйсынырга тиеш. Гаилә тормышында бар да ал да гөл дип уйламагыз. Бер-береңне аңлап, авырлыкларны, каршылыкларны бергә күтәрсәң, мәхәббәтегезне саф көйгә сакласагыз, парлы һәм бәхетле гомер кичерерсез», - диделәр алар.

ЗАГС хезмәткәрләре гаилә юбилярларына истәлек бүләкләре тапшырдылар, тату гаилә сере белән уртаклашканнары, киңәшләре өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Гүзәл ТИМБАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев