Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җир астында ниләр булмас...

Мастер Рәмис Хәмидуллин (сулда) күтәрткеч машинисты Инсаф Мостафин, бораулаучы Сирин Вәлиәхмәтов, бораулаучы ярдәмчесе Раян Мухомедьянов белән инструктаж үткәрә Скважиналарны капиталь ремонтлауның ни дәрәҗәдә катлаулы процесс булуын бары тик шушы тармакта эшләүчеләр генә беләдер, мөгаен. Нефть һәм су скважиналарын ремонтлау барышында планлаштырылган эшләрдән тыш алдан уйланмаган өстәмәләрнең дә, көтелмәгән четереклекләрнең дә...

Мастер Рәмис Хәмидуллин (сулда) күтәрткеч машинисты Инсаф Мостафин, бораулаучы Сирин Вәлиәхмәтов, бораулаучы ярдәмчесе Раян Мухомедьянов белән инструктаж үткәрә

Скважиналарны капиталь ремонтлауның ни дәрәҗәдә катлаулы процесс булуын бары тик шушы тармакта эшләүчеләр генә беләдер, мөгаен.

Нефть һәм су скважиналарын ремонтлау барышында планлаштырылган эшләрдән тыш алдан уйланмаган өстәмәләрнең дә, көтелмәгән четереклекләрнең дә килеп чыгуы мөмкин. Җир астында ниләр булганын тәгаен гына ачыклап та бетереп булмыйдыр шул. Бу халәттән катлаулыкларсыз чыгу юлын бары тик махсус хәзерлекле белгечләр җитәкчелегендә турыдан-туры эш алып баручылар - тәҗрибәле бораулаучылар, аларның оста ярдәмчеләре генә табарга сәләтледер...

Катламнарның нефть бирүчәнлеген күтәрү һәм скважиналарга капиталь ремонт үткәрү буенча махсуслашкан "Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖдә бүгенге көндә барлык подразделениеләр дә тотрыклы эшли. Шуларның берсе - Наил Шәвәлиев җитәкләгән 3 нче капремонт цехы. Коллектив үзенең эшчәнлеген җиткерелгән план-график нигезендә алып бара һәм аена уртача 15 скважина ремонтлый. Эш өч сменалы. Нәтиҗәле хезмәт өчен бөтен шартлар бар. Биредәге 10 бригада скважиналарга капиталь ремонт уздырса, берсе яңа метод - искергән, нефть бирүдән туктаган скважиналарның ян кәүсәсен кисеп, продуктлы катламга юл ачу белән шөгыльләнә.

Цехның иң яхшы капремонт ясау коллективы турында сүз чыккач, Наил Зәкуан улы мастер Рәмис Хәмидуллин җитәкләгән 6 нчы бригаданы атады. Ул "АзнакайРемСервис" җәмгыяте уздыра торган еллык рейтингта дүртенче ел рәттән беренче, идарә итү компаниясендәге йөздән артык бригада арасында да алдынгылар унлыгында тора икән. Бораулаучылар Виктор Гречин, Булат Гарифуллин, Сирин Вәлиәхмәтов җитәкләгән, составына бораулаучы ярдәмчеләре Ильяс Солтанов, Роберт Латыйпов, Раян Мухомедьянов, күтәрткеч машинистлары Рәфис Мирзаһитов, Айдар Гыйниятуллин, Инсаф Мостафин кергән вахталар бригаданың горурлыгы булып тора.

Цехның капиталь ремонт бригадалары мастерлары арасында гомеренең чирек гасырын шушы коллективка багышлаган, республикада 3 миллиард тонна нефть табылу уңаеннан чыгарылган медальгә лаек булган Рамил Шәрәфетдинов кебек тәҗрибәле ветераннар, бишенче елын гына эшләвенә карамастан үзен перспективалы белгеч итеп танытырга өлгергән Марат Хәйретдинов кебек яшьләр дә бар. Алар җитәкләгән бригадалар цехның гына түгел "АзнакайРемСервис" җәмгыятенең дә горурлыгы, хезмәттәшләренә үрнәк булып торалар.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев