Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Инвалидлар компьютерны өйрәнергә тели

Узган жомгада Актүбә мәдәният сараенда беренчел инвалидлар җәмгыятенең чираттагы җыелышы узды. Баштан фойеда сәламәтлекләре чикле граҗданнарны Пенсия фонды, халыкны социаль яклау идарәләре, мәшгульлек үзәге, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм башка өлкә белгечләре кабул итте. Җыелышны Азнакай районы инвалидлар җәмгыяте рәисе башлыгы вазифаларын башкаручы Канәгать Якупова ачып, район инвалидлар җәмгыятенең еллык эш нәтиҗәләре...

Узган жомгада Актүбә мәдәният сараенда беренчел инвалидлар җәмгыятенең чираттагы җыелышы узды. Баштан фойеда сәламәтлекләре чикле граҗданнарны Пенсия фонды, халыкны социаль яклау идарәләре, мәшгульлек үзәге, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм башка өлкә белгечләре кабул итте.

Җыелышны Азнакай районы инвалидлар җәмгыяте рәисе башлыгы вазифаларын башкаручы Канәгать Якупова ачып, район инвалидлар җәмгыятенең еллык эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Киңәшмәдә шулай ук Азнакай район Советы башкарма комитетының эшләр белән идарә итүче Руслан Дәүләтшин, Актүбә бистәсе башлыгы урынбасары Илһам Мөхәммәтҗанов, әйдәр белгеч Гөлнара Идиятова катнашты һәм сорауларга җаваплар бирделәр.

Физик мөмкинлекләре чикле гражданнарны борчыган сорау-мәсьәләләр шактый иде. Торак йорт, тормыш-көнкүреш шартлары турындагылар белән беррәттән, инвалидларның мөмкинлектән килгәнчә җәмгыятькә файдалы эш белән шөгыльләнергә; компьютер классларында укырга теләк белдерүләре куанычлы күренеш. Сораулар арасында эшләргә мөмкинлекләре булмаса да, инвалидлык бирелмәүдән зарланучылар да бар иде.

- Мин инвалид булсам да, группаны алдылар, - диде бер ханым. - Эшкә урнашсам да, әледән-әле авыру өянәкләре булу сәбәпле, эштән китәргә туры килә. Кыскасы, эшли алмыйм, ә хәзер инвалидлыкны да алгач, бөтенләй яшәү чыганаксыз калдым. Миңа ничек яшәргә?

Җыелышта Актүбә инвалидлар башлангыч оешмасын оештыру кирәклеге турында тәкъдим булды.

- Ул чагында сез үзегезнең борчулы мәсьәләләрне уртага салып чишә, юары органнарга мөрәҗәгать белән чыга, бер-берегез белән аралаша аласыз, - диде Канәгать Якупова.

Әлеге тәкъдим бертавыштан яклау тапты һәм аның рәисе - Ләйлә Кәрамова, урынбасарлары итеп Тамара Казакова һәм Виталий Дайнеко сайланды.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев