Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иминлек сагында

1 март - Бөтендөнья гражданлык оборонасы көне Юкка гына бу дата сайланмаган. Чөнки нәкъ менә шушы көнне 18 дәүләт хуплаган Халыкара гражданлык оборонасы оешмасы (МОГО) Уставы үз көченә кергән. Бүгенге көндә МОГОга 50 ил керә, 16 дәүләтнең күзәтүче статусы бар. Россиядә 1 март Бөтендөнья граҗданлык оборонасы көне булып, 1993 елдан,...

1 март - Бөтендөнья гражданлык оборонасы көне

Юкка гына бу дата сайланмаган. Чөнки нәкъ менә шушы көнне 18 дәүләт хуплаган Халыкара гражданлык оборонасы оешмасы (МОГО) Уставы үз көченә кергән. Бүгенге көндә МОГОга 50 ил керә, 16 дәүләтнең күзәтүче статусы бар. Россиядә 1 март Бөтендөнья граҗданлык оборонасы көне булып, 1993 елдан, илебез Халыкара гражданлык оборонасы әгъзасы булган көннән башлап уздырыла. Гражданлык оборонасы элек халыкны сугыш хәрәкәтләреннән саклау белән шөгыльләнгән. Бүгенге көндә «Гражданлык оборонасы» сугыш еллары символы булудан туктады. Эре янгыннар, техноген һәм табигый катастрофалар, терактлар һәм башка гадәттән тыш хәлләр аның вазифаларына керә. Граҗданлык оборонасы хезмәткәрләре әлеге гадәттән тыш хәлләрне бетерү белән генә шөгыльләнмичә, аны алдан ук кисәтү, халык арасында аңлату эшләре дә алып барырга бурычлы. Алар кешеләргә теләсә кайсы вакытта ярдәмгә әзер икәнлекләрен расладылар. Бүгенге заман гражданлык оборонасы системасын тагын да камилләштерү, шәхси составның хәзерлеген ныгыту, гадәттән тыш хәлләр булган очракта халыкны дөрес эш итә белергә өйрәтү кебек бурычларны куя. Аларны башкару безнең районда ТР буенча МЧС идарәсе һәм 87 нче янгын сүндерү частена йөкләнгән. Алар җирле үзидарәләр, предприятие, оешмалар белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. 2011 елда оператив-служба эшчәнлеге буенча граҗданлык оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләүдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклауда безнең Азнакай муниципаль районы республика күләмендә 3 нче урынны алды. Бу район җитәкчелеге, МЧС һәм граҗданлык оборонасы хезмәткәрләренең бердәм эшчәнлек нәтиҗәсе. Безнең хезмәт районда яшәүчеләргә теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер торуны, бәла-каза килгән очракта дөрес һәм төгәл, оешкан төстә эш итә белүне таләп итә. Ул һәрчак район халкы иминлеге сагында.

Р. Хәйруллин, Азнакай янгын сагы гарнизоны начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев