Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

иминлек булмасын бер көнлек

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу очракларында эвакуация органнары һәм гражданлык хезмәтенең үзара бердәмләшеп эшләвен булдыру максатыннан, 6-7 февраль көннәрендә Азнакай муниципаль районы биләмәсендә гражданлык оборонасы буенча штаб күнегүләре уздырылды. Бу турыда тулырак аңлатма бирүен үтенеп, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының (МЧС) әлеге чараны үткәрү төркеме җитәкчесе Наил Мәҗит улы Гәреевка...

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу очракларында эвакуация органнары һәм гражданлык хезмәтенең үзара бердәмләшеп эшләвен булдыру максатыннан, 6-7 февраль көннәрендә Азнакай муниципаль районы биләмәсендә гражданлык оборонасы буенча штаб күнегүләре уздырылды. Бу турыда тулырак аңлатма бирүен үтенеп, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының (МЧС) әлеге чараны үткәрү төркеме җитәкчесе Наил Мәҗит улы Гәреевка мөрәҗәгать иттек.
- ТРның 2013 елда гражданлык оборонасы торышы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару, янгын һәм сулыкларда кешеләр куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика Премьер-министры раслаган төп чаралар планы нигезендә, 5 - 20 февральдәге вакыт аралыгында Азнакай муниципаль районында комплекслы тикшерү уздыру каралган. Ул планлы рәвештә 5 елга бер тапкыр үткәрелә. Быел әлеге исемлеккә сезнең район да керде.
Комплекслы тикшерү барышында гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы янавы турында халыкка кичекмәстән хәбәр җиткерү, шулай ук эвакуация чараларының үтәлеше, райондагы эвакуация органнарының (кабул итү комиссияләре һәм пунктлары) идарә итү сәләте каралды.
Мондый чараларны планлы төстә уздыру мөһимлеге турында Краснодар краеның Крымск шәһәрендә килеп чыккан фаҗига вакыйгалары ачык сөйли. Анда халыкка кичекмәстән хәбәр җиткерү системасында туган катлаулыклар аркасында йөздән артык кешенең гомере өзелде.
Штаб күнегүләренең беренче көнендә эвакуация-кабул итү комиссиясе (ЭПК) администрациясе һәм эвакуацияләнүчеләрне кабул итү пункты (ПЭП) җитәкчеләре белән инструктаж уздырдык. Шул ук вакытта гражданлык оборонасы хезмәтләренең эвакуация чараларын оештыруга хәзерлекләре турындагы документлар өйрәнелде. Азнакай районында бүген барлыгы 13 гражданлык оборонасы хезмәте һәм 37 эвакуацияләнүчеләрне кабул итү пункты бар.
Тикшерүләрнең йомгаклау көнендә - 7 февральдә, авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне вакытлыча җыелу урыннарында каршылау, урнаштыру, хисапка алу, алга таба кайда җибәрергә кирәклеген билгеләү, аларны эвакопунктларга озатуны оештыру мәсьәләләре каралды. Эвакуация комиссияләре төркемнәре хезмәткәрләре килүчеләр турында тулы информация булдырды.
Штаб күнегүләре вакытында гражданлык оборонасы хезмәтләре һәм штаттан тыш авария-коткару берләшмәләре көче белән гадәттән тыш хәлләрне бетерү юллары эшләнде.
Тикшерүләр биш юнәлештә алып барылды һәм аларга ТР МЧСы вәкилләре күзәтчелек итте. Йомгак нәтиҗәләрен игълан итәргә иртәрәк булса да, районның медицина, энергетика, яктылык маскировкасы, инженерлык, янгынга каршы көрәш хезмәтләренең яхшы хәзерлектә булуларын алдан ук әйтергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек булмасын бер кљнлек