Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җиләкне “Маяк” белән үстерәбез

Сизәсезме, җәмәгать, җәй хозуры, аның белән бергә җиләк чоры җитте! Белмәгәннәр белеп торыгыз, урман аланнары, болыннарда, тау битләрендә бу фасылның иң татлы җимеше - җиләк пешеп килә. Оныткан булсагыз, исегезгә төшерәбез: җиләк өлгергән мәл - ул үзебезнең районда чыгып килүче бердәнбер басмабыз - "Маяк" газетасына икенче яртыеллыкка язылу чоры да....

Сизәсезме, җәмәгать, җәй хозуры, аның белән бергә җиләк чоры җитте!

Белмәгәннәр белеп торыгыз, урман аланнары, болыннарда, тау битләрендә бу фасылның иң татлы җимеше - җиләк пешеп килә. Оныткан булсагыз, исегезгә төшерәбез: җиләк өлгергән мәл - ул үзебезнең районда чыгып килүче бердәнбер басмабыз - "Маяк" газетасына икенче яртыеллыкка язылу чоры да. Сүзне тиккә генә җиләктән башламадык, без сезгә, хөрмәтле укучыларыбыз, газетабыз битләрендә бакча җиләген үстерү серләрен дә ачарбыз. Моның өчен бары тик безгә бергә булу, аралашып (сез укып, без сезне һәр нәрсәдән хәбәрдар тотып) яшәү генә кирәк. Шулай итеп, җиләкне дә бергәләп үстерербез. Бу нәүбәттән үзебезнең җирле һәвәскәр бакчачыларны да тәҗрибә уртаклашырга чакырабыз, сезнең киңәшләр райондашларга бик тә ярап куяр. Бергә булыйк!

«Маяк» газетасы редакциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев