Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илгә Җиңү алып кайткан Азнакай офицеры Мәхмүт Харисов күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән

Мәхмүт Харисов (сулдан беренче) сугышчан дуслары белән Мәхмүт Харисов районыбызның Әгерҗе авылында 1916 елда дөньяга килә. Кечкенәдән бар нәрсә белән кызыксынучан, зирәк булып үсә ул. 1936 елда авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, зоотехник белгечлеге ала. Яше җиткәч, 1939 елда, хәрби хезмәткә алына. Курслар тәмамлап, отделение командиры булып хезмәт итә, аннары аны...

Мәхмүт Харисов (сулдан беренче) сугышчан дуслары белән


Мәхмүт Харисов районыбызның Әгерҗе авылында 1916 елда дөньяга килә. Кечкенәдән бар нәрсә белән кызыксынучан, зирәк булып үсә ул. 1936 елда авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, зоотехник белгечлеге ала. Яше җиткәч, 1939 елда, хәрби хезмәткә алына. Курслар тәмамлап, отделение командиры булып хезмәт итә, аннары аны офицерлар курсына җибәрәләр. 1943 елда фронтка китә.


Фашистлар белән бәрелешләрдә күрсәткән батырлыклары өчен ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Күпсанлы бүләкләре арасында "Будапештны алган өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре дә бар.


Сугыштан 1946 елда исән-имин туган якларына әйләнеп кайта. Тыныч тормышта да сынатмый. Илгә Җиңү алып кайткан офицер арабызда юк инде. 6 баласы исән-саулар, әтиләре Мәхмүт Харисовның якты истәлеге алар күңелендә саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илгә Җиңү алып кайткан Азнакай офицеры Мәхмүт Харисов күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән